Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәм ат спорты буенча мавыктыргыч ярышлар белән тәмамланды
Бәйрәм ат спорты буенча мавыктыргыч ярышлар белән тәмамланды

Бәйрәм ат спорты буенча мавыктыргыч ярышлар белән тәмамланды

Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуеның финалы бик мавыктыргыч булды. Бәйрәм ат спорты һәм көрәш буенча ярышлар белән тәмамланды.

Ат спорты ярышларында 10 төбәктән атта йөрү осталары катнашты, ә көрәш буенча турнир Россия Федерациясенең 25 субъектыннан 130 иң яхшы көрәшчене җыйды. Ат ярышларында Чувашиядән Николай Пыркин иң яхшысы булды, көрәшчеләр арасында Татарстан батыры Раил Нургалиевка тиңнәр табылмады. Җиңүчеләр автомобиль белән бүләкләнделәр.

XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе 55 мең кунакны берләштерде. Бәйрәм тәмам, әмма ул биредә булганнарның йөрәкләрендә озак яшәячәк. Ә Кече Труев (Дәхтәрни) авылында искиткеч фестиваль аланы калды. Биредә масштаблы яңа чаралар уздыру өчен аны киләчәктә комплекслы үстерергә җыеналар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*