tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: “Татар театрында Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен”
Фәрит Мөхәммәтшин: “Татар театрында Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Татар театрында Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен”

Легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен яңа лауреатларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Премия лауреатлары Камал театрында «Санаулы кичләр» премьерасы алдыннан игълан ителде.

«2015 елда Президентыбыз Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиянең гамәлгә куелуы турында указ чыгарды. Конституциябез көнен бәйрәм иткән көннәрдә өченче тапкыр премияне тапшырабыз. Марсель Сәлимҗанов гомере буе туган халкына, югары сәнгатькә хезмәт итте. Кызганыч, ул арабыздан иртә китте», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Марсель Сәлимҗанов татар театры сәнгатен Россиягә һәм чит илләргә танытты, татар театрын төрки дөньядагы иң яхшы театр дәрәҗәсенә ирештерде. Бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллин белән хезмәттәшлек итеп, татар театрының алтын баганасы булдылар», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрының хәзер дә аларның эшен лаеклы дәвам итүен, тамашачы зал тутырып йөрүен билгеләп үтте.

«Сез халкыбызга тарихыбызны да, әдәби мирасыбызны да, милли рухыбызны да җиткерүчеләр. Сез туган телебезне саклаучылар. Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен!», – диде ул.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, “Сөембикә” операсында төп партияне башкарган Гөлнора Гатинага, Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншага һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияргә тапшырылды.

  • Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе күренекле режиссер, Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясе һәм Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Сәлимҗановның исемен мәңгеләштерү максатыннан 2014 елда гамәлгә куелды. Премия ике елга бер мәртәбә өч кешегә бирелә.
  • Камал театры 2002 елдан бирле ел саен Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгара. Быелгы премьера – «Санаулы кичләр» спектакле. Режиссер – Айдар Җаббаров. Спектакльне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар Сәлимҗанова һәм башкалар карады.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*