tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин татар яшьләренә Татарстан Президентының сәламләү сүзен җиткерде

Фәрит Мөхәммәтшин татар яшьләренә Татарстан Президентының сәламләү сүзен җиткерде

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында Фәрит Мөхәммәтшин татар яшьләренә Татарстан Президентының сәламләү сүзен җиткерде.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларны һәм кунакларны СӘЛАМЛӘВЕ

 

Хөрмәтле VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучы милләттәшләр!

Кадерле дуслар!

Сезне тарихи ватаныбыз – кунакчыл Татарстанда кайнар сәламлим!

Мондый форумнар көтеп алына торган олы вакыйгаларның берсе. Ул яшьләрне берләштерә һәм Татарстан белән таныштыра торган мөһим чара.

Хәзерге вакытта яшьләр белән эшләү зур әһәмияткә ия. Милләтебез, телебез, мәдәниятебезнең киләчәге сезнең милләтпәрвәр булуыгыз белән турыдан-туры бәйле. Моның өчен республика татар яшьләрен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә, социаль һәм икътисадый активлык, рухи һәм иҗади үсеш мөмкинлекләрен булдыруга күп игътибар бирә. Татарстан бу юнәлешләрдә яшьләр белән хезмәттәшлек итүгә һәрвакыт ачык.

Яшьлек – гыйлем туплау һәм һөнәр үзләштерү өчен бик җаваплы чор. Күп еллар дәвамында республикадан читтә яшәүче татар егет-кызларын югары уку йортларыбызда белем алуга кызыксындыру чаралары күрелә. Инновацион икътисад объектларына яшь белгечләрне жәлеп итү – безнең өчен мөһим бурычларның берсе.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәзерге заман өчен актуаль булган проблемалар буенча фикер алышу һәм аларны чишү юлларын билгеләүне максат итеп куя. Милли тәрбия һәм белем бирү, этномәдәни проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру, тарих, этник туризм юнәлешләре буенча заман таләп иткән чишелешләрне билгеләү зур әһәмияткә ия.

Форумда катнашу тормышыгызга һәм эшчәнлегегезгә яңа мәгънә бирер дип ышанам. Монда сез яңа дуслар табып, алар белән ышанычлы элемтәләр урнаштырырсыз дип уйлыйм. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*