tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: «Туган тел — шәхес үсешенең төп механизмы ул»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Туган тел — шәхес үсешенең төп механизмы ул»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Туган тел — шәхес үсешенең төп механизмы ул»

Туган тел — шәхес үсешенең төп механизмы ул. Бу турыда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын туган тел көне белән котлавында әйткән.

«Бу истәлекле дата дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау проблемаларына җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелды. Әлеге бәйрәм 21 февральдә Җир шарының барлык почмакларында билгеләп үтелә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә дөньяда җиде меңнән артык тел исәпләнә, әмма якынча дүрт йөзләп телгә юкка чыгу куркынычы яный, чөнки ул телдә сөйләшүчеләр саны объектив сәбәпләр аркасында тиз кими. Аз санлы халыклар вәкилләре көчле тел мохите белән элемтәгә керә, туган телләрен оныта, ата-бабаларыбызның мәдәнияте белән эмоциональ бәйләнешен югалта.

ТР Дәүләт Советы Рәисе бу уңайдан борчылуын әйтте, чөнки һәр этнос үз мәдәнияте һәм теленнән рухи көч ала. Нәкъ менә алар милли үзенчәлекне саклый.

Татарстан Халыклары ассамблеясе республиканың милли-мәдәни оешмаларын берләштерә торган абруйлы иҗтимагый институт буларак чирек гасырдан артык телне һәм мәдәни үзенчәлекне саклау, үзара ышаныч һәм татулык атмосферасын ныгыту буенча актив эш алып бара, диде ул.

«Бу истәлекле көндә мин барыгызны да төрле халыкларның рухи традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә чакырам. Туган телегезне яратыгыз, шул телдә ешрак язарга һәм сөйләшергә, сөйләм чисталыгын сакларга тырышыгыз. Без барыбыз да, милләтенә һәм диненә карамастан, Бөек ил гражданнары һәм бердәм максатка — бәхетле һәм имин, тату яшәргә омтылабыз. Халыкара туган тел көне безнең өчен чын мәгънәсендә Тынычлык, Дуслык һәм Игелек бәйрәме булсын! Бәйрәм белән!» — дип тәмамлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*