tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәүзия Бәйрәмованың “Милләт язмышы” дип аталган яңа китабы дөнья күрде
Фәүзия Бәйрәмованың “Милләт язмышы” дип аталган яңа китабы дөнья күрде

Фәүзия Бәйрәмованың “Милләт язмышы” дип аталган яңа китабы дөнья күрде

Бүген Казанда Фәүзия Бәйрәмованың “Милләт язмышы” дип аталган китабы басылып чыкты. Бу – Фәүзия Бәйрәмованың илленче китабы!
Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың бу яңа китабына соңгы елларда язылган кайбер сәяси һәм фәнни публицистик мәкаләләре, китап күзәтү-рецензияләр, мөрәҗәгатьләр һәм хатлар, сәяхәтнамәләр һәм милләт эшләре буенча хисаплары, корылтай һәм форумнарда ясаган чыгышлары тупланган. Бу язмаларның географиясе дә бик киң – Идел-Уралда һәм Себердә яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм үткән тарихы да, гомуммилләт проблемалары да анда чагылыш тапкан.
Исеменнән күренгәнчә, бу китап, чын мәгънәсендә, МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ турында китап, ул Фәүзия ханым Бәйрәмованың илленче китабы, 70 еллык гомеренә иҗади хисап булып та тора. Анда һәркем үзенә кирәкне табар, бай тарихи мәгълүмат алыр, милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге турында дөреслекне белер, шулардан чыгып, кыйбласын турылар, дигән өметтә калабыз.
Бу китап киләчәк өчен язылган, татар халкының бүгенге хәленә анда язылганнар буенча да бәя бирелер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*