enrutat
Баш бит / Финляндия татарлары турында яңа китап дөнья күрде
Финляндия татарлары турында яңа китап дөнья күрде

Финляндия татарлары турында яңа китап дөнья күрде

Финляндиядә яшәүче татарларның тарихы турында “Татары Финляндии: история, интеграция, сохранение идентичности” исемле яңа китап дөнья күрде. Китапның авторы, фәлсәфә докторы, Финляндия Ислам җәмәгате имамы Рамил Беляев белән әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

— Рамил хәзрәт, яңа китабыгыз чыгу уңаеннан тәбрик итәбез. Котлы булсын. Китапны язу фикере кайчан туды?

— Тәбрикләвегез өчен зур рәхмәт! Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын 2004 нче елда өйрәнә башладым. Ул вакытта мин Коломна дәүләт педагогика институтының тарих факультеты студенты идем. Шул ук елда Финляндия Ислам җәмәгате имамы булып эшли башладым. Коломна институтынын тәмамлаганда диплом эшен нәкъ шул темага багышладым. 2009 нчы елда фәнни тикшерүләремне дәвам итәр өчен Хельсинки университетына укырга кердем. Университетта бу юнәлешне өйрәнүемне дәвам иттем. 2017 нче елда фәнни диссертация әзер булды һәм 27 нче ноябрь көнендә яклау утырышы тәртипләнде. Аллага шөкер, диссертация кабул ителде һәм фәнни дәрәҗә бирелде. Менә шул диссертация нигезендә язылды бу китап.

Диссертациянең оппонентлары танылган татар тарихчылары профессор Юлай Шамилугылы һәм профессор Искәндәр Аяз улы Гыйляҗев иделәр. Искәндәр әфәнде бу яңа китапның фәнни мөхәррире булырга ризалыгын белдерде. Әлбәттә, шундый мәртәбәле татар тарихын тикшерүче профессорлар белән мөгамәлә кылу минем өчен зур шәрәф. Хөрмәтле докторларга тирән рәхмәтләрем.

— Китапның эчтәлеге турында да әйтеп китегез әле.

— Әлбәттә! Китап җиде өлештән тора. Беренче өлешендә гомуми татар милләтенең тарихы чагыла. Калган өлешләре Суомида яшәүче милләттәшләребезнен тарихы белән бәйле. Финляндия татарларының тарихы Түбән Новгород өлкәсендә татар авылларының барлыкка килүләре белән башлана һәм бүгенге көн белән тәмамлана.

Күбрәк эчтәлеге турында сөйләргә теләмим, чөнки укучыларга үзләренә танышырга мөмкинлек калдырыйк. Тик шунысын әйтәсем килә, китапта әле дөнья күрмәгән кыйммәтле шәхси архив фото сүрәтләре, дескрептив материаллар бар. Ул рәсемнәрне тапшырган барча мәхәллә әгъзаларына тирән рәхмәтләремне белдерәм. Аннары Финляндия татар азчылыгының дин, ана телен һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм тирә-як җәмгыятенә интеграция тәҗрибәсенә анализ ясау һәм нәтиҗә чыгару өлеше дә бар. Бүгенге катлаулы замана шартларында, татар милләтенең киләчәгенә битараф булмаган укучылар өчен бу китапта файдалы фикерләр табылуы ихтимал.

— Ни өчен китабыгызны Татарстанда нәшер итәргә карар кылдыгыз?

— Диссертация яклау утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил әфәнде Шәйхразыев та катнашкан иде. Ул бу фәнни эшкә зур бәя бирде һәм фәнни-популяр китап Казанда нәшер ителсен дигән фикер белдерде. Әлбәттә, бу фикергә мин бик шатландым һәм кәнагәтьчелек белән ризалаштым.

Васил әфәнде диссертациянең фәнни-популяр проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минңехановка тәкъдим итте. Татарстан Президенты бу проектны хуплады һәм шуның нәтиҗәсендә республика тарафыннан тулысынча мадди ярдәм күрсәтелде. Форсаттан файдаланып бу китапны нәшер итүдә олы ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Минңехановка тирән рәхмәтләремне белдерәм.

— Китап кайсы нәшрияттә басылды?

— Китап “Татар балалар нәшрияты”нда чыкты. Бу нәшрият белән эшләү бик җиңел һәм җитез барды. Ганиев Марат Фуат улы җитәкләгән нәшрияттә югары профессиналь иҗади төркем эшли. Эш барышында күбрәк Алсу ханым Низамеева һәм Гиацинтов Дмитрий Леонидович белән аралашырга туры килде. Автор буларак бәлки эшкә бик тә нык караганмындыр, шуңа карамастан, алар сабыр итеп барча төзәтүләргә игътибар биреп килделәр. Үзләре дә бик күп мөһим нәрсәләрне тәкъдим иттеләр. Бөтен “ТДИ» нәшрияты төркеменә китапны бергәлек хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтәсем килә.

— Китапның башка телләрдә чыгарырга уйламыйсызмы?

— Китапны фин телендә тәрҗемә итеп Финлядиядә нәшер итүне кирәк дип күрәм, чөнки әсәрнең эчтәлеге Суоминың тел һәм дин азчылыгы турында бара. Бәлки төрек, инглиз телләренә тәрҗемәләре дә үз укучылар табар иде. Шунысын да әйтеп үтим, безнең үз ана телебезгә тәрҗемә итү эше башланып китте инде.

— Рәхмәт, Рамил хәзрәт. Киләсе эшләрегездә дә дәвамлы уңышлар булсын иде!

— Сезгә рәхмәт! Форсаттан файдаланып, барча милләттәшләремне, дин кардәшләремне изге Рамазан бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбриклим! Барча изге гыйбәдәтләр һәм халис догалар кабул булсын!

Әңгәмәдәш — Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*