tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флорида татарлары беренче Сабантуйга әзерләнә
Флорида татарлары беренче Сабантуйга әзерләнә

Флорида татарлары беренче Сабантуйга әзерләнә

Язмыш АКШ иленең Флорида якларына алып килгән милләттәшләребез күмәкләшеп беренче мәртәбә Сабантуй үткәрмәкче. 21 мартта үтәчәк бәйрәмгә әзерлек башланып киткән инде. Сабантуй мәйданына хуҗалар килү теләге булган һәркемне көтәләр.

Фейсбуктагы төркемдә оештыручылар исеменнән менә мондый мөрәҗәгать бар:

– Кадерле дуслар! Без – җирле татарлар, сезне Флорида штатында тәүге тапкыр үтәчәк Сабан Туе чарасына чакырырга шатбыз! Бу борыңгыдан килгән һәм татар-башкортларга хас булган бәйрәм, хәзерге заманда, язгы кыр эшләренең тәмамлануының символы булып тора. Сабан туе бәйрәме халкыбызның тырышлыгын һәм эшчәнлеген генә түгел, ә бай тарихыбызны, бабаларыбыз белән бәйләнешне, татар һәм башкортларның башка милләтләр белән тату яшәешен дә гәүдәләндерә. Нью-Йорк, Вашингтон һәм Сан-Францискода Сабан туе инде гадәткә әверелде. Ә хәзер бу бәйрәмне безнең штатыбызга да чакырырга вакыт. Милли чыгышлар, музыкаль номерлар, татар һәм көнчыгыш милли ашамлыклары, җыр-биюләр, бүләкләр – болар барысы да безнең Сабан туебызда урын алачак! Сезне татар-башкорт халыкларына хас булган җылы атмосферага күмелергә чакырабыз. Нәкъ мондый милли бәйрәмнәрдә һәркем үзен зур тату бер гаиләнең әгъзасы итеп хис итә ала. Чарабызда төрле штатлардан күп кызыклы шәхесләр катнашачак. Сез дә бу тарихи вакыйгадан – Беренче Флорида Сабан Туеннан – мәхрүм калмагыз! Бу чара көньяк Флориданың иң матур паркларының берсендә – Tradewinds Park/Butterfly World паркында 21 Март көнне узачак. Биюләр һәм уеннар өчен җитәрлек урын булсын өчен, без зур һәм иркен Grandiosa Shelter бинасын арендага алдык. Сезне, балаларыгызны, дусларыгызны һәм туганнарыгызны да Флорида Сабан Туенда көтеп калабыз. Бергәләп тәмле чәйләр эчер өчен күчтәнәчләрегезне дә алып килергә онытмагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*