enrutat
Баш бит / Фольклорчы-галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Түбән Ушмылылар горурлыгы
Фольклорчы-галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Түбән Ушмылылар горурлыгы

Фольклорчы-галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Түбән Ушмылылар горурлыгы

Мамадыш районы Түбән Ушмы авылы үзеннән чыккан, татар милләте тарихында тирән эз салган, Тукай премиясе лауреатлары булган Хуҗиәхмәт Мәхмутов һәм Зиннур Мансуров белән бик тә горурланалар. Безнең халыкның зур байлыгы- аның бөек шәхесләре.

Төбәгебез горурлыгы булган фольклорчы-галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов та шушы көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тормыш юлы аның бай тарихлы.

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 1933 елның 15 февралендә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында дөньяга килгән. Шунда ук җидееллык мәктәпкә укырга керә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1944 елда гаиләләре белән Мамадыш шәһәренә күченәләр. Урта мәктәпне тәмамлагач, Хуҗиәхмәт ага Көек-Ерыкса җидееллык мәктәбендә физика-математика укыта. 53-58 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аны кызыл диплом белән тәмамлый.

Фәннәр Академиясенең Тел,әдәбият һәм тарих институтындагы эшчәнлеген 1966 елда “фольклористика” белгечлеге буенча аспирант буларак башлап җибәрә, һәм бүгенгәчә шушы институтта баш гыйльми хезмәткәр булып җиң сызганып хезмәт куя.

13 февраль көнне, Хуҗиәхмәт Мәхмутовның юбилее уңаеннан Түбән Ушмы авылы мәктәп бинасында, “Ак калфак”берләшмәсе җитәкчесе Әнисә Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә хатын –кызлар һәм мәктәп коллективы, менә шушы бай тарихлы шәхеснең иҗатын барлады. Күргәзмәгә аның хезмәтләре – китаплары куелган иде.

Кичә бик яхшы әзерлек белән уздырылды. Кичәне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәпнең укыту эшләре буенча урынбасар Зәйтүнә Кәрим кызы Шакирова алды. Үзенең чыгышында ул кичәнең максаты белән таныштырды һәм кереш сүзе белән кичәне ачып җибәрде. 10 сыйныф укучылары Алсу Хасанова һәм Гөлия Миннеханова бик матур һәм эчтәлекле итеп кичәне алып бардылар. Милли киемнәрдән татар халкы биюләрен башкарган кызлар Гүзәл Миннахметова белән Фәридә Ахметзяновалар да кичәгә ямь өстенә ямь өстәделәр.

Кичәнең төп өлешендә кунакларны 9 сыйныф укучылары Хаҗи Махмутовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.

Галимнең иҗат кичәсе, фольклорчы галим буларак аның хезмәтләреннән алынган мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр, ышану, юраулар, сынамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, алкышлар, каргышлар, антлар, үртәвечләр, җор сүзләр, ырымнардан китерелгән мисаллар белән үрелеп барды. Чөнки ул үз иҗатында беренче булып, халык афоризмнарын шул 14 мөстәкыйль төргә аерды Ул “Җомак әйтәм”, “Кечкенә дә, төш кенә”, “Ел тәүлеге-12 ай”, “Язылмаган кануннар”, “Афористические жанры татарского фольклора”, “Канатлы” сүз-хикмәтле сүз”, “Мәңгелек ядкарь”, “Ай колакланса, ни була?”, “Әйтем-чәчәк, мәкаль- җиләк” кебек китаплар язып бастырган кеше. 12 томлык «Татар халык иҗаты» җыелмасын кулына алмаган бала сирәктер.

Менә шушы вакытта, үзем хезмәтләрен хөрмәт итүче, аның белән якыннан таныш галимебез Хатыйп ага Миңнегуловның Хуҗи Мәхмутов турында әйтелгән сүзләренең бик зур әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтеп үтәсем килә: “Аның өчен фольклорны өйрәнү –гади шөгыль генә түгел, ә яшәешенең төп мәгънәсе. Х. Мәхмүтов, ничектер, һәр сүзнең, һәр гыйбарәнең кыйммәтен бөтен күңеле белән тоеп яза. Моңа, бер яктан, аның табигый таланты, сүзгә гашыйклыгы, икенче яктан, тирән белеме, мөгаллимлек, журналистлык тәҗрибә -күнекмәләре дә ярдәм итә. Гомумән, Х. Мәхмүтов- тапкыр, акыллы сүзле, язмалары белән генә түгел , сөйләме белән дә кешеләрне үзенә каратып торучы, көйле, ипле зат. Ул, ничектер, үзе көлмичә дә, үзгәләрне көлдерә, күңелләрне күтәрә белә.”

80 яшьлек Минзифа апа Вахитованың Мөнәҗәт әйтүе кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Мөнәҗәттән соң “Ак калфак”берләшмәсе әгъзасы шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Голсинә Абдуллина Хуҗи Махмутовка бәйле истәлекле вакыйгалар турында сөйләде. 7 сыйныф укучыларының табышмаклары һәрберсен уйланырга, җавап эзләргә мәҗбүр итте.

Кичә ахырында йомгаклау сүзен “Ак калфак”берләшмәсе җитәкчесе Әнисә Мөхәмәтҗановага бирделәр. Ул барлык әзерләнгән кешеләргә, мәктәп коллективына, китапханә мөдиренә эчтәлекле кичә әзерләгәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Тагын да шундый кичәләрне бергәләшеп, күңелле итеп, бердәм булып уздырачакларына ышанып калуын белдерде.

Өстәмә тагын шуны әйтәсем килә, “Мәйдан” журналының 2003 елның гыйнвар санында Лариса Яруллинаның язмасында: «Соңгы вакытта мирасыбызның бик борынгы чыганакларын өйрәнү белән мәшгульмен. Мәгълүм ки, Кол Гали, Мәүла Колый чорында ук Коръән тәсфирләре, аять, хәдисләр татар халык иҗатына мәкальләшеп кереп киткән. Бу уңайдан Коръән нигезендә безнең татар халык афоризмнарының борынгы чыганакларын ачыклау максаты куйдым. Урта гасыр шагыйрьләренең әсәрләрен өр-яңадан җентекләп өйрәнеп, «Коръәннән алынган тәгъбирләр» (якынча исеме) дигән китап чыгарырга ниятлим…» — дигән галим, киләчәктә эшлисе эшләрен барлап. Ходайның Амин дигән чагына туры килсен! Галимебез, якташыбыз Хуҗиәхмәт агага сәламәтлек, озын гомер, яңадан-яңа уңышлар гына теләп калабыз!

Мамадыш районының “Ак калфак” оешмасының татар авыллары буена җаваплы ярдәмчесе, Д.Крещенов премиясе лауреаты, Мәгариф ветераны Рәйсә Муллахмәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*