enrutat
Баш бит / Фольклорга милли код салынган
Фольклорга милли код салынган

Фольклорга милли код салынган

Аның бүлмәсендә музыканың тынып торганы юк. Юкса, радио да кушылмаган, телевизор да эшләми. Биредә бары тик җанлы музыка, халык җырлары яңгырый. Берсен-берсе тулыландырып, курай, гармун, саксофон уйный. Кыскасы, мин дистәләгән инструментны үзенә буйсындырган укытучым янына килдем.

Мамадыш районында Кече Кирмән дигән үзенчәлекле авыл бар. Биредә кайсы өйгә кермә, ким дигәндә бер кеше булса да, курай яки баянда уйнап күрсәтә ала, оныклары буй җиткән апа-абыйлар, кич саен клубка килеп, курайда “Әпипә” белән “Әнисә”не өйрәнә, балалар исә хәрефтән алда нота таный башлый. Юк, мин һич кенә дә  арттырмыйм. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев хезмәте бу. Аның туган авылында балалар белән эшли башлап, район, республика һәм Россия күләмендәге йөзләгән бәйге лауреаты булган “Сандугач” халык уен кораллары ансамбленә нигез салуына февраль аенда 25 ел була. Чирек гасырдан артык сәнгатькә хезмәт итү артында ни ята? Моны без аның үзеннән белештек.

– Фарил абый, сәнгатькә килү сәбәпләре нидә?

– Дөресен әйтим, бу өлкәдә эшләрмен дип башыма да килмәгән иде. 10 еллык мәктәпне тәмамлаганда, бер тапкыр да баян яки курайга якын килеп караганым булмады, гәрчә нәселебездә музыкантлар булса да. Чыгарылыш сыйныфта укыганда, радиодан баянчы һәм хор җитәкчеләре әзерләү буенча бер еллык курслар оештырылуы турында белдерү ишеттем. Бу миңа бик кызык булып тоелды. Колхоз рәисе белән сөйләштем дә шул курсларга киттем. Катнашучылар арасында музыкаль белеме булмаган кеше бер мин генә идем. Барысы да күпмедер дәрәҗәдә ноталарны да таный, уйный да белә. Алар арасында йөрү сәеррәк булса да, ташлап кайтып китмәдем, укытучыларның һәр биремен үтәп, калганнарны куып та җиттем. Ахырдан бер укытучы чакырып алды да, бирегә килгәнче баянда өйрәнгән көйләрне уйнап күрсәтергә кушты. Ә минем анда бушлык! Укытучы моңа шаккатты. Әллә кайчаннан уйный дип уйлаган икән. Курслар бетүгә, тукталып калмадым, Казанга барып, мәдәният институтына укырга кердем. Практика вакытында беренче гимназиядә укытып йөрдем. Укып бетергәч, анда калу мөмкинлеге бар иде, тик ул чакта зур хыял авылыма кайтарды…

– Нинди хыял иде ул?

– Туган җиремдә кирәкле кеше буласым килде. 1995 елның февралендә, институтны тәмамлап, авылга кайттым да балаларга музыкаль белем бирә башладым. Шул ук айны “Сандугач”ансамбле оешты.

– Шундый җиңел сөйлисез, эшне башлаганда бернинди  дә кыенлыклар булмаган кебек…

– Балалар белән уртак тел табу әллә ни кыен булмады. Ул чакта сабыйларның аңы гаджетлар белән томаланмаган иде әле. Өстәвенә хәзерге кебек ОГЭ, БДИ белән дә тилмертмиләр иде. Иң зур кыенлык – инструментлар  юк иде. Ярдәм итүче булмагач, яңа инструментлар җыю белән үзем шөгыльләндем. Хәзер ниндие генә юк: саксофон, бас гитара, сорнай, кубыз, балалайка, гармуннар, барабан, төрледән төрле курайлар… Санап бетерә торган түгел!

– Кызыксынуга килгәндә, балалар ансамбльгә бүген дә теләп йөриме? Әллә ул яктан элек җиңелрәк булдымы?

– Кызыксыну элек тә, хәзер дә бер дәрәҗәдә. Дөрес, ансамбльгә йөрүчеләр саны бераз ким, чөнки мәктәптә укучылар саны егермегә дә тулмый.  Булган кадәресе музыка белән шөгыльләнә. Өстәвенә җиде авылга чыгып эшли башладым. Әйтергә кирәк, балалар гына түгел, соңгы елларда апа-абыйлар да кызыксына башлады. Тиздән авылда курай уйный белмәгән кеше калмас та инде.

– “Сандугач”та ничә буын алышынды инде?

– Дүртенче буын белән эшлим. Заман белән репертуар да үзгәреш кичерде. Элек бары тик халык көйләре генә уйнасак, хәзер заманча көйләрне дә читтә калдырмыйбыз, әүвәлге көйләргә яңа сулыш өрәбез. Инструментлар арта, мөмкинлекләр дә шулай ук. Заман белән бергә атларга кирәк, тамашачы да яңалык көтә бит. Хәтта Совет чоры мультфильмнарындагы көйләрдән тезмә ясап, шуны өйрәнәбез. Ләкин барыбер репертуарыбызның төп өлешен татар халык көйләре тәшкил итә.

 Халык ансамбльләренә,  сезнең кебек шәхесләргә игътибар бармы?

– Бүген җәмгыятьне шоу дигән нәрсә биләп алды,  ахрысы. Фольклорга игътибар бераз кимеде шикелле. Ләкин шоуның үз урыны һәм вакыты булган кебек, фольклорның да үз урыны бар. Аңа милли код салынган. Аны үсеп килүче буынга тапшырмыйбыз икән, алар кем булып үсәчәк? Менә шул сорау куркыта һәм үз эшемне дәвам иттерергә мәҗбүр итә дә инде.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*