tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Фронтовые дали”-тубыллыларның яраткан бәйгесе
“Фронтовые дали”-тубыллыларның яраткан бәйгесе

“Фронтовые дали”-тубыллыларның яраткан бәйгесе

Тубыл шәһәренең “Речник”  мәдәният йортыда шәһәр күләмендә узган  “Фронтовые дали” иҗат бәйгесе ике йөзгә якын катнашучыларны җыйды. Чарага җыелган кунакларны, тамашачыларны, үзешчән сәнгать осталарын  региональ мәдәният департаменты  директоры Юлия Шакурская котлады,  патриотизм хисләрен тәрбияләүче мәдәни  чарада катнашучыларга уңышлар теләде. Ике йөзгә якын сәнгать осталары арасында Төмән, Ялутор шәһәрләреннән,  Яркәү, Уват, Тубыл районнарыннан да җырчылар бар иде. Үнөч яшьтәгеләр, урта яшьтәгеләр һәм  иллене узган үзешчән артистлар Бөек Ватан сугышы темага җырлар башкардылар. Җюри әгъзаләре:  “Хор”, ”Соло” , “Ансамбль”, “Дуэт“, ”Трио” номинацияләр буенча катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр. Залда утыручы тамашачылар  хор “Русская песня”, “Серебряные нити”, “Ассоль” башкаруында җырларны җылы кабул иттеләр. ”Себер нурлары” ансамбле, (җитәкчеләре Динара Абсалямова) “Солдатлар”, ”Җиңеп кайт” дип аталган  җырлар башкарып, беренче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр. Җитмешкә якын сәнгать чыгышларын, утыз ике солистларның җырлауларын тыңлап җюри әгъзаләре Марина Стамбовскаяны, Николай Соколовскийны, Евгений Уразметовны, Мәрбуха Колмакованы призлы урыннар белән котладылар. Людмила Тимканова белән Вера Дружинина башкаруындагы җырлар да призлы урынга лаек булды. Аларның чыгышлары тамашачыларның мәхәббәтен дә яулады.”Речник ” мәдәният йорты  директоры Ирина Марковская әйтүенчә, җиңүчеләр  Төмән өлкәсенең 70 еллык юбилее уңаеннан оештырылачак һәм шәһәр күләмендә узган Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган зур концертта да катнашачаклар. Тубыллыларның яраткан  бәйгеләренең берсе “Фронтовые дали” оешкан рәвештә үтте. Җиңүчеләр дипломнар, призлар белән бүләкләнделәр.

Римма Өметбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*