tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе була
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе була

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе була

15 февральдә 17.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсе була. Бу көнне Татарстанның халык артистына 80 яшь тула.

Илһам Шакиров – чын мәгънәсендә Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының тере легендасы, аны белмәгән кеше юктыр… Үзенең 80 яшьлек юбилеен Илһам ага яраткан тамашачылары һәм хезмәттәшләре янәшәсендә үткәрә. Юбилей кичәсенең программасында: Хәмдүнә Тимергалиева, Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Филүс Каһиров, Георгий Ибушев, Идрис Газиев, Резидә Галимова, “Казан егетләре” төркеме һәм башкалар.

Юбилей кичәсенең режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Алып баручы –Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша. Сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.

Хөрмәтле журналистлар! Юбилей кичәсенә килү өчен аккредитация үтүегезне сорыйбыз. Матбугат чарасын, исемегезне, телефоныгызны түбәндәге электрон адрес буенча [email protected] 12 февраль 12.00 сәгатькә кадәр җибәрә аласыз. Керү исемлек буенча, театрның арткы ишегеннән. Рәхмәт.

Шакиров Илһам Гыйльметдин улы – 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында дөньяга килә. 1960 елда җыр сәнгате буенча Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1970). 1986 елны “Халыклар дуслыгы” Орденына лаек була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*