tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачыла
Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачыла

Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачыла

10 июньдә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Сабан туе мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы була. Күргәзмә әлеге музейның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Музей татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар еш уза. Узган елгы “Берзаман бардым печән базарына…” дип аталган күргәзмә Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренә нигезләнсә, чираттагы күргәзмә Сабан туен чагылдыруны максат итә.

Сабан туе – татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе. Гасырлар дәвамында милләт тормышында яшәп килгән бу күркәм йола Г.Тукайның “Исемдә калганнар” (1909) әсәрендә дә ачык сурәтләнә. Гомумән, Тукай иҗатының милли йолалар, халык иҗаты белән бәйле булуы – бәхәссез.

Күргәзмәдә исә танылган рәссамнарның әлеге милли бәйрәмнең борынгы һәм бүгенге сурәте чагылыш тапкан сәнгать әсәрләре урын алачак. Биредә, Милли музей фондларында саклана торган Равил Заһидуллин, Рафаэль Баһаветдинов, Илдар Әхмәдиев, Абрек Абзгильдинның әсәрләре белән беррәттән, шәхси тупланмалардан алынган Рифкать Вахитов, Канәфи Нәфыйков һәм башка рәссамнарның хезмәтләре тәкъдим ителә, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*