tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт сезонын ача!
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт сезонын ача!

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт сезонын ача!

Тамашачыларның сәламәтлеген кайгырту максатларында, Татар филармониясе барлык таләпләрне дә үтәячәк – зал 50% исәбеннән тутырыла, тамашачылар тиешле араны саклап утыртыла, керү урыннарында антисептиклар куела, зал һәм тамашачы куллана торган башка урыннар махсус эшкәртелә.

Кайбер концертларга билетлар алдан ук сатылып беткән булуы сәбәпле алар 2 көн уздырылачак.

Беренче концерт 27 августта 18:00 билгеләнгән. Бу кичтә Татар дәүләт филармониясендә Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Анатолий  Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрына кушылып Сергей Плюснин (баритон/ Пермь шәһәре) һәм Ирина Крутова (сопрано /Мәскәү шәһәре) җырлаячак.

Программада XX гасыр композиторлары әсәрләре бар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*