tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гадилектә-бөеклек”: Сабада мөселман Сабан туе узды
“Гадилектә-бөеклек”: Сабада мөселман Сабан туе узды

“Гадилектә-бөеклек”: Сабада мөселман Сабан туе узды

Саба районында республикабызда беренчеләрдән булып мөселман сабантуе уздырыла башлый. Хәзерге вакытта ул ел саен үткәрелә. Бу бәйрәм динебезгә күңел кыйбласы итеп караган һәркем өчен көтеп алынган сабантуй. Аны оештыруда Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Айнур хәзрәт Әхмәтов бар тырышлыкларын куя.

“Гадилектә-бөеклек” дигән әйтемгә ничәнче мәртәбә ышанабыз, чөнки Сабантуйга килгән  кунакларны Рәис Нургалиевич олылап каршылый, эчкерсез әңгәмә кора, туган ягының тырыш кешеләре белән горурланып, килүчеләрне таныштыра, һәркемгә елмаеп, җылы сүзен әйтә белә. Бу яктан Саба районы башлыгы бик күп җитәкчеләргә үрнәк булып тора.

Конгресс исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе буларак без дә ел саен әлеге бәйрәм чарасында бик теләп катнашабыз. Сабантуй бик матур урында – табигать кочагында уза. Төрле кул эшләре күргәзмәләре мәйданны сокланып карарлык чын күргәзмәгә әйләндерә. Яшьләр, балалар кул көрәше, көрәш, капчык сугышы, гер күтәрү, бүләк кисү, тартылу һ.б. бик күп ярышларда үзләренең көчләрен сыный.

Сабантуйда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы мөхтәсибәтеннән Әлфас хәзрәт Гайфуллин, Казаннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Харис хаҗи Камалиев, Алексеевск районыннан Рөстәм хәзрәт Вальщиков, Мамадыштан Илһам хәзрәт Мингалиев кебек мөхтәрәм кунаклар мөселман сабантуен уңай яктан бәяләп, фикерләрен әйттеләр.

Сабада узган милли бәйрәмебез республиканың башка районнарына да үрнәк булырлык дигән тәэсир калдырды.

Фәрид Фәиз улы Мифтахов,

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*