tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында – “Халкым минем” иҗат фестивале
Гали авылында – “Халкым минем” иҗат фестивале

Гали авылында – “Халкым минем” иҗат фестивале

2019нчы ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән Театр елы дип игълан ителде. Шуңа күрә 20нче апрельдә Похвистнево муниципаль районына караган Гали авылы җирлегендә үткәрелә торган “Халкым минем”иҗат фестивале театр сәнгатенә багышланды. Фестиваль Гали авылы халкы өчен генә түгел, Самара өлкәсендә һәм тирә-як регионнарда яшәүче татарлар өчен әһәмиятле вакыйга.

Театр- кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Халыкның талантын, рухи дөньясын , дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате- милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. “Театр- безнең киләчәк көнкүрешебез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә,”- дип язган бөек татар халык шагыйре Г.Тукай. Гасырдан артык тарихы булган татар театры, халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, бөтен дөньядагы татар халкын берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән фестивальнең ачылуы игълан ителде .

Иҗади фестивальдә Похвистнево һәм Камышлы муниципаль районнарының татар авылларыннан ике балалар, алты өлкәннәр театр коллективлары чыгыш ясады.

Беренчеләрдән булып Гали авылы балалары Гүзәлия Тарханованың “Өч теләк” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ә Яңа Мансур балалар коллективы “Алтын балык” әкиятен күрсәтте.

Өлкәннәр бәйгесен Гали авылы театр коллективы башлап җибәрде.Алар Туфан Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәрен сәхнәгә куйдылар. Комедиядә ачыктан-ачык бәрелешкә кергән көчләр юк, каршылык аңлашылмауда гына.Эш шунда, беренче мәртәбә кунакка кайткан кияүләрен һәм күптән күрешмәгән кызларын Харис агай белән Нәфига апай салкын каршылыйлар. Бу – татарларга һич тәхас булмаган нәрсә. Чөнки кияү безнең халыкта аеруча хөрмәт ителә. Кияүләре Нури да, кызлары Мөнирә дә нишләргә һәм нәрсә әйтергә белми, гаҗәпкә калалар. Мәсьәлә икенче көнне, төнлә яңгыр явып үткәч кенә ачыклана. Авылда күптән яңгыр яумаган, игеннәрнең корылыктан харап булу куркынычы туган икән. Яңгыр яву авыл халкы өчен зур сөенечкә әйләнә. Ә яңгырны кияү алып кайткан.

Яңа Мансур авылы үзэшчәннәре куйган “Кич утыру”дан соң Мәчәләй авылының “Шатлык” театр коллективы “Шифаханәдә булган вакыйга” күренешен тәкъдим итте.

Камышлы муниципаль районының Балыклы авылы артистлары Г. Камалның “Беренче театр”ыннан өзек күрсәттеләр. Вәли ролен башкарган Линар Абсаттаровка тамашачылар сокланып карады.

Камышлы халык театры фестивальгә Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” мелодрамасын алып килде. Утыз еллап читтә югалып йөргән Сәфәр авылга кайтып, күптән онытылырга тиешле вакыйгаларны искә төшерә, күпләрнең йөрәгенә әрнү сала. Гөлнара Шафигуллина Нурзилә образын бик тормышчан итеп бирә алды, шуның белән тамашачыларда героена карата ниндидер кызгану хисе уятты. Тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны зур кызыксыну белән күзәттеләр.

Иске Ярмәк авылында туып гомер итүче Илшат Галимовның “Өмет”драмасын Халик Садри исемендәге Иске Ярмәк мәдәният йорты театр коллективы тәкъдим итте.

Бөек Ватан сугышының иң кызган һәм авыр еллары. Советлар Союзы һәм коммунистлар партиясе Куйбышев өлкәсе Иске Ярмәк авылына балалар йорты төзетеп, Орлов өлкәсе Касымово шәһәрендә булган ятимнәр йортыннан балаларны күчерәләр. Иске Ярмәк балалар йорты 1943нче елдан 1964нче елга кадәр эшли.

Бу драма әсәре Бөек Ватан сугышының яу кырларында башларын куйган, җиңү көнен якынайту өчен тылда аяусыз хезмәт башкарган авылдашлар истәлегенә багышлана. Иске Ярмәк театр колективының сәхнә бизәлеше дә, костюмнар да, реквизитлар да сугыш чорына туры китереп эшләнгән иде. Ә артистларның оста уйнауларына карап тәннәр чымырдады.

Менә шуның белән Театр елына багышланган “Халкым минем” иҗат фестивале тәмамланды.

Барлык катнашкан коллективларга, Гали авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә, фестивальне оештыручы Похвистнево районы мәдәният бүлегенә, районның “Туган тел “ оешмасына, фестивальне ачу тантанасында катнашу өчен ерак юлны якын итеп килгән Самара өлкәсе “Туган тел” җәмгыяте президенты Шакуров Ильяс Гомәр улына , директоры Фархад Сабирҗан улы Махмутовка һәм оешма әгъзасы Надиров Азат Камил улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Моннан 11 ел элек Латыйпов

Рәсих Мөҗәһит улы башлап җибәргән һәм оештырган (Кызганычка каршы аның безнең арабыздан киткәненә ике ел узды.) “Халкым минем” иҗат фестивале киләчәктә дә үзенең эшен дәвам итсен иде дигән теләктә калабыз.

Аслгәрәева Зөлфим Нәзәхетдин кызы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*