tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак
Гали авылында “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак

Гали авылында “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак

9 мартта Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы  “Оста куллар” күргәзмәсе оештырачак

Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Сельский уют” турбазасына чакыра. Биредә “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак.

Күргәзмә ике юнәлештә була:

  1. “Күңелем бизәкләре” – кул эшләре (чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр).
  2. “Тәмле ризык  — табын яме!” –  татар халкының камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар

Катнашучылар бүләкләнәчәк.

Башлана сәгать 10.00да.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Илһамия Сәгыйть кызы КӘРИМОВА һәм урынбасары Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*