tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында унынчы тапкыр «Халкым минем» иҗат фестивале узды

Гали авылында унынчы тапкыр «Халкым минем» иҗат фестивале узды

Самара өлкәсенең Гали авылында унынчы тапкыр «Халкым минем» иҗат фестивале утте. Ул Гали авылының затлы улы Рәсих Латыйпов истәлегенә багышланды. Фестивальдә Самара шәһәреннән, Похвистнево районы авылларыннан, Камышлы районыннан иҗатчылар жыелган иде.

Фестивальдә катнашучыларны Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин котлады. Рәсих Мөҗәһәт улы рухына Абдувахит хәзрәт сүрә укып, барлык халык бергәләп дога кылды.

Аннары залга җыелган тамашачыларны, фестивальдә катнашучыларны Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы һәм эшкәртү министры вазыйфаларын башкаручы Александр Ларионов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов сәламләде. Алар да  Рәсих Латыйпов турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Әлеге фестивальнең төп оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Похвистнево районы мәдәният бүлеге һәм районның “Туган тел” оешмасы.

Шулай ук залга җыелган милләттәшләрне Самара өлкәсе “Туган тел” оешмасы рәисе Ильяс Шәкүров та тәбрикләде.“Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию театры барлык катнашучыларны һәм кунакларны шаккатырды, үзләренең матур биюләреннән соң шамашачыларның алкышларына күмелде.

Бу бәйрәмдә Рәсих Латыйпов истәлегенә багышлап чыгарылган, “Милләткә багышланган гомер” дигән китапны да тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты котлавын һәм рәхмәт хатларын Конгрессның мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җиткерде.

Татарстанннан килгән җырчылар – Татарстанның халык артистлары Фердинант Сәлахов һәм Резедә Шәрәфиева әлеге бәйрәмнең бизәкләре булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*