tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали кабат кунаклар көтә
Гали кабат кунаклар көтә

Гали кабат кунаклар көтә

Самара өлкәсенең Гали авылы тагын зур чараларга әзерләнә. Бу атна ахырында, ягъни  8–9 август көннәрендә алар кабат кунак көтәләр. Инде исеме татар дөньясында яхшы таныш шәхес,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, “Хәләл” цехы хуҗасы, бик күп матур башлангычларның авторы   Расыйх Латыйпов бу эшләрнең башында тора һәм чараларның иганәчесе дә.

8 август көнне Гали авылы балыкчылары өчен “Балык тоту” ярышы узачак. Ул төштән соң, 15 сәгатьтә башлана.

9 август көнне зурлап “Гали авылы” призына ат чабышы үткәрергә әзерләнәләр. Анда Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан һәм Татарстаннан да җайдаклар килер дип көтелә. Ат чабышын галилеләр берничә ел рәттән, I Бөтенроссия авыл сабантуеннан соң оештыра киләләр. “Бу эш  дәвамлы булачак”,  диде Расыйх Латыйпов.

Шул ук көнне кич белән Оренбург өлкәсенең Каргалы авылы һәм Гали авылы егетләре арасында футбол буенча “Дуслык матчы” булачак. Шушы игелекле эшләр башкарып татар авылларын аралаштырган, очраштырганы, кунакчыллыгы өчен рәхмәт кенә әйтәсе килә.

Теләгән һәркем бу матур һәм кызыклы чараларда катнаша ала. Гали халкы көтеп кала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*