tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галидә тагын бәйрәм
Галидә тагын бәйрәм

Галидә тагын бәйрәм

Самара өлкәсе Похвистнево районы оештырылуга 85 ел тулу уңаеннан Гали авылы Мәдәният йортында тамашачыга балалар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Аны “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче 4-5 яшьлек сабыйлар башлап җибәрде. Шулай ук мәктәпкә хәзерлек төркеме дә үзләренең чыгышлары белән сокландырды.  Балалар укыган шигырьләр,  җырлаган җырлар һәркайсыбызның кү­ңелен йомшартты.

Мәктәптә укучы балалар да талантларын күрсәттеләр.  Кызлар һәм малайларның моңлы җырлары, укыган ши­гырьләре тамашачының кү­ңеленә үтеп керә алды. Ә инде нинди генә биюләр юк иде әлеге концертта! 3нче сыйныф укучылары “Авылда кич утырулар” уенын бик тә кызыклы итеп күрсәтә алдылар. Шулай ук 3 — 4 сыйныф укучылары “Конфетлар” дип аталган күренеш аша икмәкнең ничек кадерле икәнлеген исбатладылар.

Мәдәният йортының яшь хезмәткәре Мария Кондратенко балаларны фортепьянода, скрипкада уйнарга өйрәтә. Менә әлеге концертта да аның укучылары скрипкада матур итеп татар көйләрен уйнап, тамашачыны таң калдырдылар. Яңа гына оештырылган хор коллективы да татар җырларын бик оста башкарды. 

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы Самара өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*