enrutat
Баш бит / Галимнәребез Иран татарлары белән күреште
Галимнәребез Иран татарлары белән күреште

Галимнәребез Иран татарлары белән күреште

Иранда татарлар яшәве хакында беренче булып тарихчы Исмәгыйль Гыйбадуллин белдергән иде. Аның “Затерянный след татар в Иране” дип аталган фәнни мәкаләсе тарихчыларыбызның, татар җәмәгатьчелегенең генә игътибарын яулап алу белән чикләнмичә, дәүләт җитәкчеләрен дә кызыксындырды…

Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе читтә яшәүче татарларны барлау, алар белән элемтәләрне ныгыту эшен шактый киң җәелдерән. Әле күптән түгел генә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Иран татарлары белән танышып кайтты. Иран Ислам Республикасының Казандагы консуллыгы ярдәме белән Татарстан Фәннәр академиясе оештырган сәфәр-проект шактый уңышлы башланып китте, дип белдерә академиянең Халыкара бүлек мөдире Булат Ногманов.

2010 елны тарихчы Исмәгыйль Гыйбадуллинның фәнни “Затерянный след татар в Иране” мәкаләсе дөнья күрде. Әлеге мәкалә Казандагы Иран консуллыгына да җибәрелде. Республика җитәкчелеге алдында да бу тема күтәрелде. 2011 елны Рөстәм Миңнеханов Иранда рәсми сәфәрдә булып кайты. Сәфәрдән соң аның Иран Ислам Республикасына фәнни экспедиция оештырырга дигән күрсәтмәләре чыкты. Шул күрсәтмәгә таянып ТӘһСИ галимнәре юлга кузгалды. Экспедицияне оештыруда Иран ягы да бик зур ярдәм күрсәтте.

Узган елның декабрь азакларында оештырылган экспедициянең төп максаты — Иранда татарлар яшәгән авыл һәм калаларны билгеләү, анда гомер итүче милләттәшләребезнең бу илгә барып чыгу тарихын ачыклау, бүгенге көндә ничек яшәүләре, мәдәнияте, милли йолаларның сакланышы, шөгыльләрен ачыклау һәм, гомумән, яшәеше белән танышу.

Татар Иранда да сынатмый

— Иран — Татарстан кебек үк күп милләтле республика. Татарлар яшәгән төбәктә ике көн булдык. Ике көн дәвамында сораштырулар нигезендә 14 торак пунктта милләттәшләребез яшәгәнен ачыкларга өлгердек: Кече Көмештәпә (Иран галимнәре сүзләренә караганда, беренче татарлар нәкъ менә шул төбәккә килеп төпләнгәннәр), Олы Көмештәпә, Чабаклы, Хуҗанәфес, Каракиле, Татар Гулия (Шәһре Татар), Татар Суфлә (Түбән Татар), Бәндәр Төрекмән, Гурган, Гөмбаде-Кабус, Карасу, Ак Камыш. Шундагы бабайлар сөйләвенчә, татарлар төрки телле сөнни төрекмәннәр арасына җыелганнар. Безнең экспедиция төрекмәннәр яшәгән якта булды. Араларында татар телендә сөйләшкәннәре бар, телне онытканнары бар. Әмма үзләренең татар булуларына горурланалар, бу хакта бик рәхәтләнеп сөйлиләр, — ди экспедициядә булып кайткан сәнгать белгече Рауза Солтанова.

Шунысы да үзенчәлекле: күбесенең фамилияләрендә “Татари” дигән компонент саклана. Галимнәребез раславынча, бу аларның ерак мәмләкәттә татар икәнлекләрен күрсәтү өчен шулай кереп калган. Татарлар яшәгән авылларны кертеп, картада билгеләп тә чыккан экспедициядәгеләр. Авыл исемнәре бездәге атамаларга бик охшаш. Ислам Республикасының Гөлестан провинциясендә гомер итүче кардәшләребез авыл хуҗалыгы, бакчачылык, терлекчелек, балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Сан ягына килгәндә, әлегә бөтен Иран буенча сибелгән милләттәшләребезнең санын төгәл әйтү мөмкин түгел. Татарстан галимнәре Ислам республикасының Гөлестан провинциясе белән генә танышырга өлгергән. Шулай да Чабаклы авылында 50, Хуҗанәфестә – 20, Көмештәпәдә – 40, Бәндәр Төрекмән дә 100, Каракиле дигәнендә 75ләп татар гаиләләре яши икән. Биредәге Шәһре Татар авылында барлыгы 5000 кеше яши, шуларның 3500е төрекмән булса, 1500е — башка халыклар. Араларында татарлар да күп. Бу авылга татарлар 600 ел элек килеп төпләнә. Шулай ук алар Татар Гулия, Татар Суфлә дигән авылларга нигез салалар. Моннан тыш, Моган, Газвен калаларында да татарлар барлыгын белдергәннәр.

“Биредәге сөйләм үзенчәлекләре, атамалар, кеше исемнәре барысы да төпле топонимик өйрәнүләр таләп итә. Шул чагында гына анда төпләнеп яшәп ятучы милләттәшләребезнең тарихын, асылын ачыкларга мөмкин, — дип белдерә Рауза ханым. — Җирле атамаларны өйрәнү галимнәребезгә зур һәм кирәкле мәгълүмат бирәчәк дигән карарга килдек. Шәһәр һәм авылларның килеп чыгышын ачыклау Иран татарларының тарихи асылына төшәргә ярдәм итәчәк. Беренче чиратта безне аларның теле кызыксындыра. Сөйләм үзенчәлекләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате — үзе бер феномен бит”.

Мөһаҗирлек һәм язмыш юллары

Димәк, киләчәктә галимнәребезне шактый катлаулы эш көтә. Иран Ислам Республикасындагы риваятьләрне барлау, халык хәтере сандыгын “ачу” мәсьәләре килеп баса. Булат Ногманов сүзләренә караганда, ерак Иран җирлегенә татарлар ике этапта килгәннәр дип әйтеп була. Беренчесе Алтын Урда чорында башланган. Болары — сәүдә юллары белән килеп төпләнеп калучылар. Икенче төркем — Бөек Октябрь революциясеннән соң һиҗрәт кылганнары. 500 еллар элек, 200 еллар элек үзләре күчеп килүчеләр дә булган. Алтын Урда чорларында Идел буе мөселманнары, татарлар ул якларга еш йөргәннәр, чөнки без бер мөселман дөньясы орбитысында әйләнгәнбез. Безне мөселман дөньясының төньяк форпосты дип санаганнар. Мисыр мәмләкәтләре белән Урта гасырларда Борынгы күчеш булган, монда күбрәк сәүдәгәрләр, галимнәр күчеше булган булса, аннары 17 гасырларда мәгариф учагына әйләнгәч, бездән ул якка гыйлем эстәргә күп барганнар. Бохара, Сәмәрканд төбәкләре ул чагында бик популяр булган. Шулар — Үзбәкстан, Бохара аша төрекмән ягына, аннан Иранга чыгып утырганнар. Ягъни бу процесс эзлекле һәм дәвамлы барган. XIX, ХХ гасыр башында, шулай ук революциядән соң, Үзбәкстаннан тагы бер күченү дулкыны килгән. Бөек Ватан cугышыннан соң да төрле сәбәпләр буенча килүчеләр бар, — дип әйтә галим Илһам Гомәров.

Иранда яшәүче татарларның йолалары, сөйләшүләре төрекмәннәргә якынлашкан, ләкин шулай да алар үзләрен татар дип саный, Татарстан тормышы белән дә интернет аша танышып баралар икән.

Филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәровны фарсы мәмләкәтендә яшәүче татарларның тарихы, нәсел шәҗәрәләре аеруча кызыксындырган. Ул андагы татарларның шәҗәрәләре белән дә танышкан. “Иран халкы татарларны “мөкаддәс халык”, ягъни эчке рухи дөньялары, гыйлем ягыннан бай һәм данлыклы халык дип атый. Аларның Иран дәүләтчелеген торгызуга, икътисадын һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләрен дә таныйлар. “Казан басмасы” дигән төшенчәне, Казанда октябрь инкыйлабына кадәр нәшер ителгән китапларны яхшы беләләр. Моннан укымышлы, хәлле кешеләр, сәүдәгәрләр күченеп киткән. Нәкъ менә шуларның нәсел дәвамчылары белән очраштык та инде. Шундыйларның берсе – 8 ел Мәдинәдә гарәп теле һәм әдәбияты буенча гыйлем туплаган, бүген зур гына бер мәхәлләнең имамы вазифаларын башкаручы Уразмөхәммәд Мәгъфури. Аның ерак бабалары Татарстанның Ютазы төбәге Бәйрәкә авылыннан. Күренекле галимнәребез Ризаэтдин Фәхретдин, Морад Рәмзинең XIХ гасыр азагы — ХХ йөз башында язылган хезмәтләрендә үк бу нәсел тарихы, алар нигезләгән мәшһүр “Гобәйдия” мәдрәсәсе телгә алына. Әлеге нәселнең икенче бер тармагы танылган композитор Софья Гобәйдуллинага барып тоташа. Җыеп әйткәндә, бу шактый кызыклы мәгълүмат, чөнки аерым бер нәселнең Иранга килеп урнашу тарихы аша Иран татарларының бирегә күченеп килү юлларын, сәбәпләрен барларга мөмкин”, — ди Илһам әфәнде.

— Яшьләр дә, кайбер урта буын вәкилләре дә саф татар телен ишетеп үсмәгән инде билгеле, шуңа күрә телләрендә төрекмән сүзләре шактый күп. Олы буын вәкилләре үзләренең татарлыгын күбрәк белә, чистарак сөйләшә дә. Төрекмәнләшергә тырышмыйбыз, диләр алар. Тирә-юньдә татарлар бар икән, кызларыбызны да татарларга бирергә тырышабыз. Мәдрәсәләрендә малайлар аерым, кызлар аерым 12 ел укыйлар. Бигрәк тә тормыш итәргә яраклы һөнәрләргә өйрәтәләр. Биш яшьләреннән дин, математика һәм сәламәтлек нигезләрен үзләштерә башлыйлар. Компьютерны өйрәнү, сәнгать төрләре белән таныштыру мөһим урында тора. Малайлар чеканка, эретеп ябыштыру, тимер эшләре, агач эшкәртү (алар аны сәнәерчук дип атый) кәсепләрен үз итә, йорт җиһазлары да ясыйлар. Мәктәптә профессиональ дәрәҗәдә шуларның һәммәсе дә бирелә. Һәр теләгән бала күңеленә якын шөгыль белән мәшгуль. Кызларга чигеш, компьютер дәресләре кертелә. Әле ул чигү берничә төргә бүленә, хәтта чалбар балагын чигү дигән төре дә бар икән әле. Дәүләт тарафыннан хатын-кызларга аерым игътибар, анда гүзәл затларны күптәннән инде киләчәк буын тәрбияләүче зат итеп таныйлар. Хатын-кызлар өчен махсус таксилар эшли. Театрларга йөриләр. Яшьләре нәкъ бездәге кебек үк киенә, фәкать яулыклардан гына. Хөснел Ханжани — ярым татар, ярым төрекмән кызы. Үзенең Хатимә әбисе хакында ул безгә бик теләп бәян итте. Әбисе бирегә Бөек Ватан сугышыннан соң килгән. Оныгы хәтерендә бик дини кеше буларак калган, киез намазлыгы да булган. Хөснел Ханжани үзе исә келәмчелек белән шөгыльләнә, сумкалар тегә, панно, шәмаилләр эшли. Юртаны “Ак өй” дип атап йөртә. Туйларда “татар чорек” дигән ризык пешерәләр икән. Ул безнең кош теле шикелле үк. Өйләнешкән вакытта чигелгән кулъяулык бирү гадәте яши. Татар ризыклары бездәге кебек, охшашлыклар бик күп, ләкин атамалары гына икенче төрле (пешмә, катлама, яглы чорек һ.б), — дип сөйләде безгә Рауза Солтанова.

Галимнәр “иран татары” дигән термин алып кайтты

Үзебезгә бик күп сораулар һәм ачыклыйсы мәсьәләләр алып кайттык, беренчедән фән дөньясында, татар дөньясында ачыш булса да, “Иран татарлары” дигән терминның әлегә сөйләмебезгә кергәне юк иде, ди галимнәр.

Экспедиция вакытында җирле галимнәр белән дә очрашулар оештырылган. Иран галимнәре үзләре үк андагы татарлар тормышын өйрәнүнең кирәклеген белдергән. Әлеге тема ике якта да кызыксыну тудырган. Шунда яшәгән төрекмәннәрнең тарихын өйрәнгән профессор Араз Мөхәммәт Сарли (Коръәнне  төрекмән теленә тәрҗемә иткән галим) татарлар турында мәгълүматлы булын әйтте. Киләчәктә Иранда гомер итүче татарларны Татарстан җирлегенә китерү, аларга нәсел җепләрен табарга булышу да көнүзәк мәсьәләгә әйләнә.

— Телләре, киемнәре без күнеккән татарларныкына охшамаган булса да, Иран татарларын горур һәм хаклы рәвештә үзебезнең төркемгә кертек, ди галимнәребез. Төс-кыяфәтләре белән дә якын бит алар безгә, кочаклап каршы алдылар, милләтебезгә хас кунакчыллык күрсәттеләр. Иран халкы шигыйларга керә, ә болар — сөнниләр. Өстәвенә, аларны ямут төрекмәннәре арасында гына яшиләр диделәр. Чөнки татарлар укымышлы, булдыклы, сәүдә эшләрендә оста халык буларак танылган. Моннан тыш, Иран җиренә барып урнашкан безнең халык вәкилләренең асыл нәселләр дәвамчылары икәнен дә онытмыйк, — дип ачыклык кертә Рауза ханым Солтанова.

Мөршидә Кыямова, «Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*