tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гармун моңы тансык җаннарга
Гармун моңы тансык җаннарга

Гармун моңы тансык җаннарга

Татарстандагы Чирмешәндә инде өченче тапкыр узган “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәмендә 76 яшьлек ветеран Виктор Меркулов, 2 нче класс укучысы Эльвина Җаббарова да кулларына гармун һәм баян алып, тамашачыларны җилкендерделәр.

Виктор Меркулов моңа кадәрге мондый чарада катнашмавына бик үкенгән, быелгысын бик көтеп алган.

-Хәзер сирәгрәк уйныйм шул, олыгаелды,- ди якташыбыз.

Эльвина балалар сәнгать мәктәбенең Иске Үтәмештәге филиалында шөгыльләнә, икенче класста да укый. Бүгенге зур аудиториядә чыгышы үзенә күрә зур сынау булды. Бәйгегә өченче класс укучысы Илшат Латыйпов та килгән. Үзе хәтле аккордеонда моңлы көйләрне сыздырды гына. Ул да, сәнгать мәктәбендә музыкаль белем эстәүче кайбер башка яшь баянчылар да сәхнәдә каушап калмадылар, гармун һәм баян телләрендә йөгерек уйнадылар.

Яшьләр мәйданында егермедән артык оста чыгышын сокланып, әсәрләнеп тыңлаучы тамашачылар ничек тыныч кына урыннарында торсыннар ди, мәйданда әле анда, әле монда биючеләр мәш килде. Музыка шундый инде ул, күңелеңне бик тиз яулап, көчеңне арттыра.

Алексей Иванов Сәләйдән үк килгән. Бәйрәмдә гел катнаша, симпатия яулый. Бармаклары гына түгел, аякларына хәтле уйный. Машина йөртүче, эшкуар энесе Александр бүген яңа “дусты“ – 35 меңлек яңа тальян гармунында частушкаларны сыздырды гына.

Кара Чишмәдән Зөфәр Сәлимовны кат-кат чакырып уйнаттылар. 55 яшьлек виртуоз музыкантка Ходай сәләтне биргән шул. Хисләнеп, белеп, аудиторияне тоеп уйный.

-Биш яшьтә ике рәтле гармунда уйный башладым, аннары, комбайнчы ярдәмчесе булып акча эшләп, тугызынчы класста баян алдым,- ди Зөфәр.- Минем тагын биш туганым да баянчылар. Бәйрәм бик кирәк, яшьләрне төрле түгәрәкләргә тарту, музыкага якынайту мөһим. Бу эшне мәктәпләрдә, балалар бакчасында ук башласаң яхшы. Кызганыч, бүген хәтта кайбер мәдәният йортларында да юньле музыка уен кораллары юк.

Лашманнан Сөләйман Шәрәфетдинов, Чирмешәннән Ваһап Кәримов, Әмирдән Сәетгәрәй Мәсләхетдинов, Әкъдәс Гыйниятуллин һәм башкалар “Уйнагыз, гармуннар!“ның, гомумән, баянның, гармунның дәрәҗәсен күтәрделәр.

Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе, мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе бергәләп оештырган бу бәйрәм күпләр күңелендә озак сакланыр, монда бирелгән Диплом һәм истәлек бүләге түрдә торыр.

Кадыйр Гомәров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*