tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Газизләрдән газиз әнием“
“Газизләрдән газиз әнием“

“Газизләрдән газиз әнием“

Мамадыш районының Урта Кирмән авылы “Ак калфак” оешмасы, Әниләр бәйрәме уңаеннан, тирән эчтәлекле чара уздырды.

Китапханәче, авыл “Ак калфак”лары җитәкчесе Лилия Нәгыймова һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Абдуллина оештырган “Газизләрдән газиз әнием” әдәби-музыкаль кичә “Кич утыру” күренеше белән башланып китте. Чарада ярты авыл хатын-кызы катнашты. Шулай ук каләм тибрәтүчеләр белән очрашу да бик күңелле узды. Мәгариф ветераннары – Гөлфәридә Шәрипова, Рузилә Гатина, Гөлүсә Гаянова  кунакларны үзләренең иҗатлары белән таныштырды.

Алсу Спиридонова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*