tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гитарада – татар халык көйләре
Гитарада  – татар халык көйләре

Гитарада – татар халык көйләре

25 нче ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында без яхшы белгән татар халык көйләре гитарада яңа яңгырашта тәкъдим ителәчәк.

Кичә дәвамында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория доценты, композитор, мультиинструменталист, бард Виталий Харисовның классик гитара өчен эшкәртелгән татар халык көйләрен яшь музыкант Айдар Абдрахимов уйный. Айдар Абдрахимов гитара өчен эшкәртелгән татар көйләренең асылы һәм үзенчәлеге, аларны ничек үзләштерүе турында да сөйләячәк. «Бу көйләрдә – безнең халкыбызның байлыгы, тарихы, милли культурасы», – ди яшь музыкант.

Концерт яшь шагыйрьләр иҗаты белән бергә үрелеп барачак.

Кайчан: 25 нче ноябрь
Ничәдә: 18:00да
Кайда: Островский урамы, 15 нче йорт
Концертка керү бәясе: 100 сум.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН:

Казан егете Абдрахимов Айдар Наил улы тәүге музыкаль белемен Югары Осланның музыка мәктәбендә ала: гитара һәм фортепиано классында укый.

Мәктәптән соң музыка өлкәсендә белем алуны И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә дәвам итә. Мәскәү, Белгород, Яшел Үзән, Болгар шәһәрләрендә узган иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, Самара, Казан, Чабаксар, Курган шәһәрләрендә узган Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларында лауреат һәм дипломант була.

Хәзерге вакытта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, Халыклар дуслыгы йортында, музейларда даими чыгыш ясый.

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*