tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Глаголица» VII бәйсез әдәби конкурсына эшләр кабул ителә
«Глаголица» VII бәйсез әдәби конкурсына эшләр кабул ителә

«Глаголица» VII бәйсез әдәби конкурсына эшләр кабул ителә

Халыкара бәйгедә 10-17 яшьлек балалар үз иҗади сәләтләрен сыный ала. Катнашу бушлай.

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе – Россиядә балалар һәм яшьләрнең әдәби иҗатын үстерүгә, туган телне һәм әдәбиятны, милли мәдәниятне популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы проектларның берсе.
Узган конкурсларда Россиянең 67 шәһәреннән һәм төбәгеннән: Петрозаводсктан алып Якутскига кадәр, якын һәм ерак чит илләрдән: Казахстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Кыргызстан, Төркмәнстан, Украина, Кипр, Финляндия һәм Кытайдан 3500дән артык бала катнашты.
Жюриның даими составы барлыкка килде, алар – язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр: Сергей Махотин, Галимҗан Гыйльманов, Ольга Варшавер, Рифат Сәлах, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Виктор Лунин, Анна Русс, Ольга Мяэотс һәм башкалар.

Конкурсның үзенчәлеге шунда, иң көчле яшь авторлар танылган язучылар, жюри әгъзалары белән бергә мастер-классларда катнаша һәм шулай итеп үзләренең әдәби сәләтләрен, мөмкинлекләрен күрсәтәләр.
Моның өчен 2020 елның ноябрендә 100 финалчы Каззанга киләчәк. Атна дәвамында катнашучыларны танылган язучылар белән дәресләр генә түгел, ә бай программа да көтә: Татарстанның мәдәни һәйкәлләре белән танышу, театрларга бару һәм башкалар. Ә 30 җиңүче кыйммәтле призлар – планшетлар, кечкенә китапханә белән бүләкләнәчәк. Иң талантлылар Гран – прига – “Бәллүр ябалак”ка ия булачак. 2019 елгы бүләкләү тантанасын сылтама буенча карарга https://youtu.be/5ctFONm6Tc0, ә нигезләмә белән тулырак https://www.glagolitsa-rt.ru сайтында танышырга мөмкин.

Оештыру комитеты алга таба да чит илләрдән килгән катнашучылар географиясен һәм партнерлык территориясен киңәйтергә планлаштыра. Инде хәзер үк «Глаголица» премиясе кысаларында Италия билингвистлары өчен «В мире двух культур» конкурсы уза, ә 2020 елның финалына мактаулы кунак буларак, Американың танылган язучысы Али Бенджамин чакырылган.

«Глаголица» премиясен оештыручы «Счастливые истории» хәйрия фонды хезмәттәшлек итү һәм проектны массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә, профильле оешмалар сайтларында һәм башка коммуникация каналларында яктырту өчен ачык.

Бүләк фонды:
* Жюри әгъзалары – Россия һәм Татарстанның күренекле язучылары белән мастер – классларда катнашу өчен әдәби сменага 100 юллама
* Катнашучыларның иң яхшы әсәрләре белән 100 альманах
* 30 электрон планшет
* 30 китап җыелмасы
* Гран-при ияләре өчен 6 «Бәллүр ябалак» сыны

Номинацияләр:
• 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә татар телендә шигырь.
• 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә татар телендә шигырь.
• 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге категориядә татар телендә проза.
• 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә татар телендә проза.
• Татар, француз, инглиз һәм алман телләреннән рус теленә тәрҗемәләр (тәрҗемә белән бергә әсәрләрнең төп нөсхәләре кабул ителә) – 14-17 яшьлекләр категориясендә.
Башка номинацияләр белән сайтта танышырга мөмкин www.glagolitsa-rt.ru

Конкурска элек беркайда да басылмаган, үзләре иҗат иткән әсәрләр кабул ителә. Бер автор татар яки рус телләрендә бер әсәр генә тәкъдим итәргә мөмкин. 2020 елның 15 сентябреннән дә соңга калмыйча җибәрелгән, күләме 20 000 билгедән дә артмаган эшләр кабул ителә.

«Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясендә катнашу өчен:
* Сайтта теркәлергә https://www.glagolitsa-rt.ru/
* Катнашучы анкетасын тутырырга
• Шәхси кабинетта конкурс эшен беркетергә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*