tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Грибанда дөя чалдылар
Грибанда дөя чалдылар

Грибанда дөя чалдылар

31 июльдә бөтен дөнья мөселманнары төп дини бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен (Гыйд әл-адха) каршы алды. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.
Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш максатыннан, безнең төбәк татар авылларында гает намазлары мөмкин кадәр ачык һавада оештырылды. Хәер, һава шартлары да әйбәт булды – Аллаһы Тәгалә халыкны җылы, кояшлы көне белән шатландырды. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбан итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуын булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән кагыйдәләр үтәлде.

Бу көнне һәр кеше бәйрәм хисләре белән уянды. Таң атканда Грибан мөселманнары сафларга басып, авылның ике очыннан мәчеткә юнәлде. “Югары оч” мөселманнарын имам Ренат хәзрәт Хамзин, ә “тау” халкын озак еллар имамлык вазифасын намус белән башкарган хөрмәтле Касыйм хәзрәт Хәсәнов җитәкләп, кырык адым саен туктап тәкбир әйтеп, авылның йөзек кашы булып торган “Бергәлек” дип аталган гыйбадәт йортына килделәр.
Мәчеттә Ренат хәзрәт авылдашларын изге Корбан бәйрәме белән котлады, корбан чалуның тарихы, тәртибе, сәвабы турында вәгазь сөйләде, ислам кануннарын искә төшерде, хәер-садака бирүчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, район һәм авыл җитәкчеләреннән килгән котлау хатларын һәм телеграммаларын халыкка җиткерде.

– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи ва бәрәкәтүһ!
Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхәбәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!

Бүген без догалар кылып ике зур бәйрәм – изге җомга көнен һәм мөкатдәс Корбан бәйрәмен билгеләп үтәбез. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышларнасыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Корбан – Аллаһы әмер иткән олуг гыйбадәт, безне юктан бар иткән, чиксез нигъмәтләре белән куандырып торган Раббыбызга шөкраналар кылып итагать итү билгесе.
Корбан чалу йоласы хәлле кешеләргә Аллаһы каршында гына түгел, ә барлык мөселман өммәте каршында да аерым бурычы барлыгын искә төшерә. Миһербанлы бәндәләр бүген фида кыла, ягъни ихластан үз ризыгын башкалар белән бүлешә, байлыгыннан мохтаҗ кешеләргә өлеш чыгара, бер җылы сүз әйтеп булса да, башкаларның хәленә керә. Ризыгың, байлыгың, күңел җылың белән бүлешү, хәтта кайгырту хисен яшермәү дә ул корбан бәйрәменең бер асылы. Бөек Раббыбыз байларга мохтаҗ һәм фәкыйрь кешеләр турында кайгыртырга, башкалар белән дә уңай мөнәсәбәт төзергә чакыра. Аллаһы тарафыннан мөмкинлеге булган очракта ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгырту җаваплылыгы йөкләнгән булуы күренә.

Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләрен сөю, хөрмәт, бер-береңә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тутыра. Бу мөбарәк бәйрәм көннәрендә нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дош-манлык һәм үпкә хисләре бетә. Мөселман бер-берсенә корбан ите таратып савап җыя, өйләрендә бәйрәм табыннары әзерләп туганнарын, дусларын һәм күршеләрен көтә. Бәйрәм көнне балаларга аеруча зур игътибар күрсәтеп, Корбан гаетеннән аларда уңай тәэсирләр калдырырга кирәк.
Менә бүген безнең авылыбызда тарихыбызда беренче мәртәбә корбанга дөя чалыныр, инша Аллаһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, авылдашларым! Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын! Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Гаиләләребезгә ныклык, өйләребезгә бәрәкәт бирсен! Үсеп килүче яшь буын гыйлемле, әхлаклы, намуслы, илебезгә, авылыбызга файда китерә торган булсын! Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын! – дип тәмамлады вәгазен авыл имамы.

Намаздан соң авылның инициатив төркем әгъзалары Әстерхан ягыннан китерелгән дөяне сәламәтлеккә мохтаҗ авылдашларына ярдәм йөзеннән корбан итеп чалдылар. Бу чарада Сергач, Кнәген һәм Спас районнары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов та катнашты. Корбан – Ислам дөньясында иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булуга карамастан, билгеле сәбәпләр буенча зур мәҗлесләр кору бүгенгә тыелган. Шуңа күрә корбанга чалынган дөя итеннән барлык авылдашларга өлеш чыгарылды.
– Биш ел элек, “Бергәлек” мәчетенә нигез салынган көнне, без шушы Аллаһы йортын төзүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган иҗтимагый оешма әгъзалары, 2020 елга Корбанга дөя чалырга ният кылдык һәм, күргәнегезчә, морадыбызга ирештек. Аллаһы ризалыгы белән, без киләчәктә дә авыл файдасына эшчәнлегебезне дәвам итәрбез, – диде иҗтимагый төркем җитәкчесе Фаил Имаметдинов.

Грибанлылар, үз чиратларында, туган авылы өчен янып көйгән, кече ватаннарын төзекләндерергә, авылдашларының ихтыяҗын якларга һәм авылның рухи тормышын үстерүгә көчен һәм хәләл акчасын кызганмаган инициатив төркемгә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Дөядән тыш, Грибанда корбанга ике сыер һәм дистәләгән сарык чалынды. Корбан итенең күбрәге ялгызак грибанлыларга, мохтаҗларга таратылды.
Традиция буларак, бәйрәм уңа-еннан грибанлылар бер-берсен изге Корбан гаете белән тәбрик-ләп, мәрхүмнәрне яд итәргә ка-берлекләргә барды.
Бу көнне авылның һәр йортында шатлык, сөенеч, бәйрәм иде.

Ринат СӨННӘТОВ .
Автор фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*