tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Грозныйдагы Халыкара Коръән укучылары бәйгесендә Татарстан данын 11 яшьлек хафиз яклады
Грозныйдагы Халыкара Коръән укучылары бәйгесендә Татарстан данын 11 яшьлек хафиз яклады

Грозныйдагы Халыкара Коръән укучылары бәйгесендә Татарстан данын 11 яшьлек хафиз яклады

Грозныйда Изге Коръән укучыларының Халыкара бәйгесе узды. Татарстан Республикасы данын 11 яшьлек Коръән-хафиз Әхмәд Шахмәмәдов яклады. Әхмәт туганнан ук Мәккәдә әти-әнисе белән яши һәм үзенең данлыклы гаиләсенең күркәм гадәтләрен дәвам итә: ул – мәшһүр Рәшидә абыстай Исхакованың оныкчыгы, камил дәрәҗәдә татар, рус һәм гарәп телләрендә сөйләшә.

Әхмәд быел Галиев мәчетендә ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узган Корбан гаетендә Коръән укучы буларак катнашуы белән билгеле.

Әхмәднең чыгышы конкурсантлар арасында иң соңгысы булды. Барлыгы конкурста 25 төбәктән хафизлар катнашты.

Малайның бәйгедә чыгышын әти-әнисе генә түгел, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да күзәтеп торды – ул шушы көннәрдә эшлекле сәфәр белән Грозный шәһәренә килде. Биредә ул бәйгедә, Дурди Шейх исемендәге хафизлар мәктәбен һәм Рамзан Әхмәт улы Кадыйров исемендәге “Мөселманнар горурлыгы” мәчетен ачу тантанасына, шулай ук Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров исеменнән тантаналы кабул итүгә мәртәбәле кунак буларак чакырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*