tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Х Мөселман яшьләре форумы катнашучылар җыю хакында игълан итә!
Х Мөселман яшьләре форумы катнашучылар җыю хакында игълан итә!

Х Мөселман яшьләре форумы катнашучылар җыю хакында игълан итә!

15-22 август көннәрендә Алабугада мөселман яшьләренең унынчы юбилей форумы узачак. Гаризаларны кабул итү 9 августка кадәр (17:00-гә кадәр) дәвам итә.

Мөселман яшьләре форумы – 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы.

Быел Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын төптән үзгәртте. Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Катнашучы үзе өчен бары БЕР генә мәйданчыкны сайлый ала.

Форумда катнашу өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

1. Татарстан Республикасында яшәү.

2. Түбәндәге сылтама буенча теркәлү узу.

3. COVID йоктыручылар белән элемтәдә булмавы турында белешмә бирү (китәргә 3 көн кала).

4. Чараларны оештыру өчен 1000 сум күләмендә акча түләү.

Игътибар: урыннар саны чикле! Катнашучыларның яше 18-дән 30-га кадәр.

Барлык сораулар белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Instagram-дагы рәсми аккаунтының директына язарга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*