tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкыбызның күңел бизәкләрен чагылдырган бәйге     
Халкыбызның күңел бизәкләрен чагылдырган бәйге     

Халкыбызның күңел бизәкләрен чагылдырган бәйге     

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге оештырган “Илһам” дип исемләнгән рәсем -декоратив сәнгать иҗаты конкурсына нәтиҗә ясадылар. Рәсем ясарга яраткан, декоратив сәнгать белән мавыгучы төрле яшьтәге балалар өчен оештырылган бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар тапшырдылар. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева:”Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә үткәргән бәйгеләрдә катнашучыларның саны елдан-ел үсә, иҗат белән шөгыльләнүче балалар арасыннан яңа сәләтле балалар табыла. Быел катнашучыларның иҗат эшләре соклану хисләрен уятты. Бай, иҗади, кызыклы, милли эшләрдән төзелгән күргәзмәне үзәккә килүчеләр сокланып карадылар. Тәҗрибәле жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде. Актив катнашкан балалар бакчаларына, мәктәпләргә, җитәкчеләренә, укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәтләремне белдерәм”,-дип сөйләде.

Рәсем ясау сәнгате номинациясендә беренче урынга 40нчы балалар бакчасыннан Ләйсән Ниязова лаек булды (җитәкчесе Нина Ларионова). Башлангыч сыйныф укучылары арасыннан беренче урын белән 1нче мәктәп укучысы Андрей Смольскийны котладылар (җитәкчесе Надежда Зан). 5-8нче сыйныф укучылар арасыннан беренче дәрәҗәле диплом белән 12нче мәктәп укучысы Артур Сәитов бүләкләнде (җитәкчесе Юлия Сәитова).

Декоратив-сәнгать иҗаты номинациясендә 10нчы балалар бакчасыннан Карина Искәндәрова (җитәкчесе Шюрова Валентина); 12нче мәктәптән Тимур Хәернасов (җитәкчесе Ангелина Галашина); 5нче мәктәптән Алена Михеева (җитәкчесе Ольга Макарова) беренче дәрҗәле дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Бәйгедә катнашучыларның иҗаты төрле темаларны яктыртты. Икенче, өченче урыннарны алучы катнашучыларга да дипломнар һәм сертификатлар тапшырдылар. Балалар җитәкчеләре, әти-әниләре белән иҗат эшләрендә халкыбызның орнаментларын, бизәкләрен, гүзәллеген, үзенчәлеген күрсәттеләр. Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән рәсемнәр безне әкиятләр дөньясына алып барды. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларга иҗат уңышларын теләделәр. Балаларга халкыбызның күңел бизәкләрен чагылдырган кул эшләре, рәсемнәре белән истәлекле, иҗади бәйгеләрдә  киләчәктә дә катнашырга язсын.

Римма Умитбаева

Тубыл

төп фотода беренче урын алган  Алена Михеева

Рәсем ясарга яратучы Сафинә Маметова Г.Тукайның “Шүрәле”сен  ясап өченче урын алган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*