tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының 2018 елның II яртыеллыгына язылу дәвам итә
Халкым минем
Халкым минем

“Халкым минем” газетасының 2018 елның II яртыеллыгына язылу дәвам итә

2010нчы елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Татмедиа” акционерлык жәмгыяте белән берлектә “Халкым минем” газетасын нәшер итә. Әлеге басмада көнүзәк мәсьәләләр белән бергә татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар яктыртылып килә. “Халкым минем” газетасы аша укучылар татар авылларының хәл-торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган татарларның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныша алалар.

Хөрмәтле  дуслар! “Халкым минем” газетасына  2018 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе башланып китте. Газетаның индексы: Татарстан буенча  П2359. 6 айга язылу бәясе 216 сум.

Россия буенча индекс П7075.

Россия почтасында Онлайн режимда язылырга була.

Һәрвакыт безнең белән бергә булган укучыларыбызга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз.  Кемнәр безнең белән бергә булырга тели, рәхим итеп газетабызга язылыгыз. Бергә булыйк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*