enrutat
Баш бит / “Халкым минем” гәҗитенең яңа саны дөнья күрде
“Халкым минем” гәҗитенең яңа саны дөнья күрде

“Халкым минем” гәҗитенең яңа саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләребез!  “Халкым минем” гәҗитенең март саны дөнья күрде. Укучыларыбыз әлеге санда Сарман гимназиясендә узган каһарман-шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган очрашудан Римзил Вәлиев  язмасы урын алды.

Мөслимә Шәфыйкнең Магнитагорск шәһәрендә узган Габдулла Рәхимкулов исемендәге IV халыкара җырчылар бәйгесе турындагы мәкаләсендә мондый юллар бар: “Кинәт Габдулла Рәхимкулов язмасы яңгырый – «Агымсу». Менә ичмасам тавыш! Менә чын җырчы! Үзәкләреңә үтеп, кайдалыгыңны оныттыра торган моң, язмыш юлларыңа нурлар яга торган сүзләр!.. Сәхнәгә курайда уйнап чыккан Ридаль Сәлихов «Агымсу»ның калган куплетларын дәвам итә. Мондый яңалык, әлбәттә, уңай бәяләнергә тиеш тә – бу дәвамчылыкка дәлил! Мондый җырларны иҗат иткән һәм мондый асыл уллары (кызлары да, әлбәттә) булган халык – мәңгелек! Без – бар, без булачак, дигән уйлар килә күңелгә…”

Рәшит Минһаҗның VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган язмалары белән таныша ала.

“Мәшһүр татар хатын-кызлары” сәхифәсендә Кырым татар кызы Диләрә Булгакова язмышы турында сөйләнә. “Ул 1895 елда Ялтадан ерак түгел Дерекой (Дөрекәй) авылы дворяннарыннан саналган Али морза Булгаков һәм Зөһрә Солтан ханым гаиләсендә туа. Диләрәдән башка гаиләдә тагын өч бала – Бахтияр, Котлыяр һәм Гөлнар үсеп килә. Гаиләнең тоткасы Али морза Таврия губернасы земство идарәсендә Евпатория өязеннән һәм берүк вакытта Таврия дворяннар җыелышында Ялта өязеннән депутат булып сайланган мөхтәбәр зат. Кырым татарлары арасында үзенең зыялылыгы белән хөрмәт казанган зат булуы өстенә, иганәчелек белән дә шөгыльләнеп, халкына күп кенә игелекләр эшләгән. Шәфкатьлелек һәм мәгърифәтчелек сыйфатлары Али Булгаковның балаларына да күчкән икән”, дип яза тарихчы Тәэминә Биктимерова.

 

Танылган балет биючесе Рудольф Нуриев  турында Булат Ибраһимов язмасы да укучыларыбыз хозурына тәкъдим ителә.

“Рудольф Нуриевның туган җире итеп Иркутск шәһәре күрсәтелә, ләкин чынлыкта булачак бөек биюче Иркутск тирәсендә юлда, поездда туа. Ул вакытта аның әнисе Фәридә кечкенә кызлары белән Ерак Көнчыгышка — Совет Армиясе политругы булган иренең хезмәт иткән урынына сәфәргә кузгалган була. Туганнарының истәлекләренә караганда, Рудольф поезд Иркутскка якынлашканда – 1938 елның 17 мартында дөньяга аваз сала.

1939 елның июлендә Нуриевлар гаиләсе Мәскәүгә күченә, соңрак сугыш вакытында Уфага эвакуацияләнә. Кечкенә Рудольф бию буенча беренче дәресләрен дә нәкъ менә Уфада ала.

Рудольф халык биюләре белән балалар бакчасында таныша башлый, үзешчән балалар ансамбле составында чыгыш ясый. 1949 елда Рудольф Анна Ивановна Удальцова (Мариин театрының элекке биючесе) җитәкчелегендә Укытучылар йортындагы бию студиясендә шөгыльләнә башлый. 1953 елда ул Уфа опера театры каршындагы балет студиясенә килә, башта статист була, соңрак артист дәрәҗәсенә күтәрелә. 1955 елның 25 августында Нуриев Ваганов исемендәге училищега укырга керә, күренекле педагог Александр Пушкин сыйныфында 3 ел укый. 1958 елның апрелендә Рудольф Нуриев балет белән шөгыльләнүче студентларның Мәскәүдә узган Бөтенсоюз бәйгесендә бик уңышлы чыгыш ясый, шул ук елның июнендә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Киров исемендәге опера һәм балет театрының солисты булып китә” дип яза Булат.

Шулай ук бу санда Расих Латыйпов истәлегенә багышланган X “Халкым минем” иҗат фестиваленнән фоторепортаж, төбәк тарихына багышланган мәкаләләр, “Әтием – гаилә терәге” бәйгесенә килгән язмалар, спорт дөньясындагы кызыклы яңалыклар да урын алды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*