tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Халкым мирасы»ның төп бүләге – Татарстан егетендә
«Халкым мирасы»ның төп бүләге – Татарстан егетендә

«Халкым мирасы»ның төп бүләге – Татарстан егетендә

Күптән түгел генә Йошкар-Ола шәһәрендә татар халык фольклорына багышланган «Халкым мирасы» фестиваль-бәйгесе тәмамланды. Әлеге чара Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче татарларда гына түгел, ә башка милләт вәкилләрендә дә зур кызыксыну уяткан.

Чараның төп максаты – инде онытылган йола һәм гореф-гадәтләрне яңарту, татар халыкның иҗаты турында искә төшерү, милли мәдәният һәм традицияләрне популярлаштыру, татарларның бай һәм күпкырлы мирасын барлау.

Фестивальнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлау өчен анда катнашучы кунакларның санына игътибар итү дә җитә. Мәсәлән, быел «Халкым мирасы» бәйгесенең гала-концертына Россиянең 30 төбәгеннән 60ка якын милли-мәдәни үзәк җитәкчеләре чакырылган. Бәйрәм чаралары җирле халыкта да зур кызыксыну уяткан.

Бәйгедә катнашучылар вокал, халык биюе, милли инструментлар, бәет һәм мөнәҗәтләр кебек номинацияләрдә үзара көч сынашкан. Катнашучылар арасында Мари иле, Татарстан, Чувашстан республикалары, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән дә вәкилләр булган.

Жюри әгъзалары бик озак фикер алышканнан соң бәйгенең иң зур бүләге – Гран-прины Арча районының җырчы егете Дамир Гасимовка тапшырырга карар кылган.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*