tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык исәбен алу бланклары расланды
Халык исәбен алу бланклары расланды

Халык исәбен алу бланклары расланды

Халык исәбен алу кысаларында гражданнарга 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Россия Хөкүмәте 2020 елда үтәчәк халык исәбен алу буенча бланкларны раслады. Илдә даими яшәүчеләр 30 сорауга җавап бирәчәк, ә выкытлыча яшәүче чит ил гражданнары өчен 7 сорау әзерләнгән.

Бу сорауларның кайберләре 2010 елда халык исәбен алу чарасындагы сораулардан аермалы булачак.

Россиядә яшәүчеләр өчен әзерләнгән сорауларның 23е – гражданның яше, туган урыны, милләте һәм башка үзенчәлекләрне үз эченә ала. Ә калган җидесе – аның яшәгән урыны, торакның кайчан төзелгәне һәм мәйданы турындагы мәглүматларга бәйле.

Ә чит ил гражданнары өчен сораулар аларның Россиягә ни сәбәпле килүе, кайчанга кадәр биредә яшәячәге кебек сорауларны берләштерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*