tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыклар дуслыгы — Удмуртиянең зур байлыгы
Халыклар дуслыгы — Удмуртиянең зур байлыгы

Халыклар дуслыгы — Удмуртиянең зур байлыгы

17 ноябрьдә Удмуртия Республикасының профсоюзлар федерациясе бинасында Халык­лар дуслыгы бәйрәме узды. Кичәне Удмуртия Республикасының “Мирас” Дагестан халык­лары берләшмәсе һәм “Ак калфак” оешмасы оештырды. Кичәдә Дагестан республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, бокс буенча Олимпия чемпионы Гайдарбек Гайдарбеков, журналист, ННТ каналының, “ВАТАН” радиостанциясенең алып баручысы Мөхәммәтрасул Абакаров, Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Людмила Зверькова, милли оешма җитәкчеләре катнашты. 19 ноябрьдә Олимпия чемпионы Гайдарбек Гайдарбеков яшь спортчылар арасында остаханә үткәрде.

Бүләкләргә бай бәйрәм

Удмуртиядә “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе эшен 2017 елда башлап җибәрә. Мөхәммәтгариф Гунашов җитәкләгән берләшмә әгъзалары тарафыннан үткәрелә торган чаралар Удмуртиядә яшәүчеләрне Дагестанның үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Үзләренең тарихын, телен, әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрен кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшырып килүче бик кунакчыл халык булулары кичәдә тагын бер тапкыр күренде. Фойега килеп керү белән бәйрәм рухы бөркелде. Әнә Ильяс Бәдретдинов, Светлана Тимершина җитәкчелегендәге “Фантазия” балалар төркеме җырлар суза, ул арада Дәү Аю белән Панда бию флешмобы оештыра.

Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина милли бизәкләребезне ясау буенча остаханә үткәрә. Алия Абдуллина җитәкчелегендәге остаханәләр мат­решкалар ясарга өйрәтә, аквагрим ясый. Ә өлкәннәр залга агыла. Залда алма төшәр урын да юк. Тамашачы экран аша Дагестан Республикасы белән таныша, Дагестаннан килгән “Наследие” төркеме башкаруында гарәп телендә нәшидләр тыңлый, алып баручының сорауларына җавап биреп, бүләкләр ота. Дагестан респуб­ликасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга истәлекле бүләк тапшырды.

Фаиз хәзрәтнең, татарлар күпләп яшәгән Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллинның чыгышлары, җырчы Радик Сәфәровның татар телендә нәшид җырлавы кичәнең исемен тагын да аклады. Бәйрәм азагында олысы-кечесе тәм-томнар белән сыйланып, хатын-кызларыбыз роза чәчәкләренә күмелеп таралыштылар. Бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуына игътибар итмичә кала алмыйм. Кичәнең оештырылуына күбрәк ир-атлар җавап биргәч, һәрнәрсәдә тәртип иде. Ләкин менә чәй белән сыйланганда, кайбер милләттәшләребезнең үзләрен тәртипсез тотулары, өстәлдәге ризыкларны сумкаларына тутырулары күзгә ташланды. Залдан инде чәчкә тотып чыккан ханымнарның фойеда торган вазадагы чәчәкләрне кочак­лап алып кайтып китүләре матур күренеш булмады. Бушка килгәнне яратабыз шул…

Гайдарбекны бокс белән шөгыльләнергә кем мәҗбүр иткән?

«Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсенең чаралары әлеге кичә белән генә тәмамланмады. Дагестанда күбесе кечкенәдән үк төрле спорт төрләре, ирекле көрәш белән шөгыльләнәләр. Икенче ел рәттән ноябрь аенда бокс буенча Олимпия чемпионы Гайдарбек Гайдарбеков яшь спортчылар арасында остаханә үткәрү — шуның мисалы булып тора. Ул — Россия боксчысы. 2004 елгы җәйге Олимпия уеннары чемпионы, шулай ук 2000 елгы җәйге Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе, Россиянең атказанган спорт мастеры. 2004 елда Европа чемпионы. 1976 елда Дагестанның Хурух авылында туган. Җиденче сыйныфтан соң Гуниб районының Согратель авылына, ә бер елдан Каспийск шәһәренә абыйсы янына күчә. Анда абыйсы киңәше белән бокс белән мавыгып китә. Каспийскиның “Динамо” клубы өчен чыгыш ясый, РСФСРның атказанган тренеры Магомед Магомедов җитәкчелегендә әзерләнә. Сиднейда уйнаганнан соң Гайдарбекка профессиональ бокска күчәргә бик күп тәкъдимнәр килә, ләкин ул риза булмый.

Олимпия чемпионы белән очрашырга балалар бик күп җыелган иде. Араларында бик кечкенәләре дә шактый. Күбесе әлеге спортта беренче адымнарын гына атлый (әтәч кебек кунарга гына тора). Иң элек ул балаларга физик күнегүләр ясатты, шуннан соң гына балалар парлашып бокс алымнары күрсәттеләр. Гайдарбекның балаларны яратканы әллә каян күренеп тора. Һәрберсенә җайлап дәшә, өйрәтә. Остаханә тәмамлангач, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Сораулар да бик кызыклы булды. “Кайчан, ничек чемпион булып була?”, “Борыныгызны беренче тапкыр кайчан җимерделәр?”, “Чемпион булу өчен ничә сәгать шөгыльләнергә кирәк?”, “Сезне бокс белән шөгыльләнергә кем мәҗбүр итте?” “Хәрәкәт итәргә, сугарга, шул ук вакытта үзеңә суктырмаска — рингтагы боксчы боларның барысын да берьюлы башкарырга тиеш. Шуңа күрә бу техник яктан катлаулы спорт төре булып санала. Анда көч һәм өлгер булу гына түгел, ә хәйләкәрлек, үзеңне кулда тоту, ярышка дөрес тактика сайлый белү, ягъни акыл да таләп ителә.

Бокс физик яктан да, интеллектуаль яктан да үстерә, авырлыкларга түзәргә өйрәтә, шуңа күрә бу спорт белән шөгыльләнәсез икән, сез олы тормышка зур әзерлек белән керәчәксез. Бокста уңышларга ирешү өчен, иң беренче чиратта, сабырлык сорала. Ходай тарафыннан бирелгән сәләткә ия булып та, физик авырлыкларга, авыртуга түзә алмыйсың икән, көндәшләреңнән калышасың. Сәләтле — җиңә, сабырлык күрсәтсәң генә, чемпион була аласың. Бокс түземлелеккә өйрәтә диюем юкка түгел. Мин һәрвакыт Олимпия уеннары чемпионы Костя Цзю, Василий Жиров, Мөхәммәд Али, Майк Тайсон кебек бөек боксчыларның алымнарын өйрәнәм. Тренировкаларны беркайчан да калдырмасаң, уңышка ирешеп була. Әлбәттә, спорт белән шөгыльләнергә әти-әнием этәрде. Борыны җимерелмәгән боксчы юктыр ул”, — дип җавап бирде Гайдарбек Гайдарбеков. Яшүсмерләр Ижау шәһәрендә бокс буенча ярышларның уздырылмавына да зарланып алдылар. Бик җылы мөнәсәбәттә үтте әлеге очрашу.

Үткәрелгән чаралар бер яктан тәрбияви булса, икенче яктан Удмуртиядә яшәүче халыкларның бердәм, дус булып яшәүләрен раслады. Мондый очрашулар дәвамлы булсын, милләтләр дус булып яшәсен! Язмамны әлеге бәйрәмне оештырган Удмуртия Республикасының “Мирас” Дагестан халыклары берләшмәсе һәм “Ак калфак” оешмасына рәхмәт белдереп, Дагестан шагыйре Рәсүл Гамзатовның шигыре белән тәмамлыйм.

Күп илләрне урап чыкканнан соң,
Кайтып төшкәч туган ягыма:
«Гашыйк булмадыңмы ят җиргә?» — дип,
Дагестаным дәште тагын да.
Тауга мендем һәм шул тау башында
Иркен сулап әйттем мин аңа:
— Күп илләрне күрдем, тик син генә
Иң якыны миңа дөньяда!

Рәфилә Рәсүлева.
Шәфкать Ганиев фотосурәтләре.
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*