tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханти-Манси округында яшәүче татарлар Халыклар бердәмлеге көнендә катнашты
Ханти-Манси округында яшәүче татарлар Халыклар бердәмлеге көнендә катнашты

Ханти-Манси округында яшәүче татарлар Халыклар бердәмлеге көнендә катнашты

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бәйрәм тарихына күз салсак еракларга барып тоташа. Уйлап карасак бер мизгел эчендә тарихи вакыйгага күчәрбез. 400дән дә артык ел вакыйгаларына әйләнеп кайтсак ул вакытта халыклар арасында дуслык булмый. Белгәнебезчә бердәмлек булмаган җирдә көчтә булмый инде. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны башка халыклар белән бергә җиңеп чыгарга, җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Бу көн тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдырган. Әйе, һәрвакытта да бер – беребезгә ярдәмләшеп яшәсәк, җәмгыяттәге вакыйгалардан читтә калмасак, бердәм булып янәшәбездәге башка халык вәкилләренә нинди диннән, нинди телдән аралашуларына карамыйча, аларның гореф-гадәт, мәдәният-сәнгатьләренә хөрмәт белән карасак, аларга, киләчәк буынга үз халкыбызның үткәне белән даими таныштырып торсак, бер сүз белән бергәләп туплансак, безне көчле халык дияргә була. Иң мөһиме бер-беребезне аңлау гына кирәк!

Сургутта яшәүче милләттәшләребез өчен бу көн аеручада матур, истәлекле ял көннәре белән истә калыр. Өч көн дәвамында Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияты алдынгылары, “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге уңганнары, җырлы – моңлы “Сандугач” ансамбле йолдызлары, бүгенге көндә киләчәккә ныклы адымнар белән атлап килүче” Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге”, татар Якшәмбе мәктәбе мөгаллимәләре, укучылары, әти-әниләре, барысы бергә бердәм булып, шәһәребездә яшәүче халыкка татар халкының үткәне, борынгысы, татар телен, мәдәниятын, сәнгатен тәкъдим итте. Ә бит уйлап карасаң, Сургут шәһәрендә 120дән артык милләт яши. Шушы өч көн дәвамында, шушы истәлекле бәйрәм көнендә күпме халыкны алар үз янына җыйды. Милләттәшләребез үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Сургутның, гомумән илебезнең үсешенә лаеклы өлеш керкәнен дә онытмаска кирәктер. Сәхнәдә дә, спорт ярышларында да, хезмәттә дә алдынгы ул безнең халык!

Дуслар! Сургут шәһәре татар милли – мәдәни мохтарияте барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлый. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, сезгә тормыш сөючәнлек, ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык алып килсен! Тыныч илебездә башка халыклар белән дуслыкта, тигезлектә бер-беребез белән бердәмлектә, гомер итәргә язсын!
Бәйрәм белән!

Шәһәребезнең бик күп почмакларында оештырылган, оештыру эшләрендә, төрле мәдәни, спорт чараларында актив катнашкан Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияты каршында эшләп килүче “Сандугач” җыр-бию ансамбле йолдызларына, аеруча да ансамбль җитәкчесе Нурия ханым Җиһаншинага, “Ак калфаклы” булдыклы татар ханымнары Гөлсинә Вәлиева, Гөлнара Зиятдинова, Дания Әфләтүнова, Наилә Хәлиуллинага, татар “Якшәмбе” мәктәбе мөгаллимәләре Гүзәл ханым Шәрәфетдинова, Гөлсинә ханым Мөбәрәкшиналарга, төрле милләтләр арасында оештырылган спорт фестивалендә лаеклы III урын алган “Сургут татар яшьләре берлеге” активистларына, аларны әйдәп баручы Рәмил Гатауллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әйе, җитәкчебез Рафаиль әфәнде Ульбеков, Риф әфәнде Садыйков, Таһир хәзрәт Саматовлар кебек безгә юл ярып баручылар булганда, нигә әле бердәмләшеп шәһәр халкына хезмәт итмәскә?! Киләчәктә дә бердәм булыйк, дуслар! Бердәмлектә көч!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*