tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатын-кызның күңеленә керә белергә кирәк…
Хатын-кызның күңеленә керә белергә кирәк…

Хатын-кызның күңеленә керә белергә кирәк…

Тирә-якка яуган кардан яз исе килә… Озакка сузылган карлы-буранлы кыш инде бераз ялыктырган, күрәсең, күзләр дә, күңел дә кояш эзли. Казан урамнары лалә чәчәкләренә күмелсен иде дигән хыял белән уяндым беркөн. Шул теләгемне ике танышыма әйтүем булды, икесе дә бер үк җавапны кайтардылар: «Чат саен лалә чәчәкләре булыр бу көннәрдә: җитте языгыз!!! 23 февраль тыныч кына уза да китә: кибетләр дә шауламый, сезгә уңайлырак булсын дип адым саен бүләк тә сатмый… Сез генә инде!»

Ачу килде димме соң бераз… Тоттым да Роберт Миңнуллинның шигырь юлларын җибәрдем үзләренә:

Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Күрә белергә кирәк!
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Тагын бер үк реакция: «Нәрсә әйтергә теләдең?!»

Мин дә үзләре кебек туры сүзле булырга тырышып сораулы җавап яздым: «Куаныгыз – 8 Март ишек кага! Тормыш иптәшегез, кызларыгызга сюрприз әзерләдегезме?! Сезнең идеяларны ишетәсе килә..»”

Сер бирмәделәр егетләр. Җавап хатларын сезгә дә тәкъдим итәм.

Айнур МОРАТОВ (баянчы):

5:1 дип көләм мин бу очракта. Хатын-кызлар игътибарына бай мин, шөкер. Әни, хатын, ике кызым, әби-теща… Ә мин – берүзем! 23 февральдә яклаучыбыз, саклаучыбыз, терәгебез син дип «күтәрәләр» дә, бер атнадан «защитник»ка тир түгеп алырга туры килә… Шаярам, әлбәттә, янымда ышанычлы хатыным, ике җимешебез һәм, әлбәттә, әниләр булганда тәүлегенә 24 түгел, 25 сәгать эшләргә дә әзер мин.

Артык купшы сүзләр, көтелмәгән сюрпризларга сәләтле булмаганымны белә алар, шуңа күрә «мөгез чыгарырга» җыенмыйм. Әниләребез иртән шалтыратып хәлләрен белүгә дә шатлана, яннарына кайтырга чыкканда: «Нәрсә алып кайтыйк?» – дигән сорауны да тыңлап бетерми: «Үзегез – күчтәнәч, үзегез – бүләк!» – дип җавап кайтаралар. Шулай да бу бәйрәмдә чәчәксез булмый… «Акча әрәм итеп…» – дия башласалар да, күңелләренең бер почмагында барыбер чәчәк бәйләмнәре көтәдер алар…

Хатын белән тагын да уңайлырак – «сиздерми» генә белдерә ул нәрсә кирәген. «Очраклы гына» йә ватыла, йә югала берәр нәрсә. Яши-яши туплана торган тормыш тәҗрибәседер инде бу – бер-береңне сүзсез дә аңлый, тоя башлыйсың. Яңа фатирга күчтек – Марина кычкырып әйтмәсә дә, якын киләчәккә бүләкләр исемлеген чамалыйм инде мин…

Ә менә кызларны куандырасы килә! Кыз бала кунак кына дип җырлыйлар бит – шуңадыр булдыра алганча бәйрәм ясыйсы иде аларга. Гомумән, һәр көннәре рәхәттә, муллыкта, барлыкта булсын өчен тырышу бит… Әле мәктәп яшенә җитмәсәләр дә, Иделия да, Иллария да көтә 8 Мартны. Аңлап көтәләр… «По секрету» гына нәрсә теләгәннәрен дә әйтергә өлгерделәр. Инде бүләкләр әзер – шат йөзләрен күреп үземнең тизрәк алардан да ныграк сөенәсем килә. Җавап биргәндә генә аңладым: яратам икән бит мин бу бәйрәмегезне!..

Алмаз ГӘРӘЕВ (Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артисты, «Татарстан –Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы):

– Минем тормыш – ел әйләнәсе 8 Март! Өйләнгәнче әни генә иде җанга якын хатын-кызлардан, туйдан соң ишәйделәр: хатын, кызыбыз Зөбәйдә, Уфа әни – әби инде, ике балдыз! Зур, тату гаилә турында хыялланган идем – шөкер, чынга ашты теләгәнем. Игътибар көтеп торучыларым бер итәк хәзер – шундый рәхәт!..

Ә бәйрәмнәрдә бүләк, сюрприз дип баш ваткан юк: кирәк икән – җырлап, кирәк икән – биеп, бер дә булмаса шигырь сөйләп күңелне күтәрәбез. Бәйрәм көннәре һәрчак эштә – сәхнәдә уза, шуңа күрә күңел теләгән көнне авылга кайтып әнине кочаклап килергә генә кайчак җай булмый. Анда да югалып калган юк югын. Әле күптән түгел генә әниемнең туган көне иде, ничек кенә чәчәк бәйләме булса да юллыйм икән дип телефон актарып утырганда инстаграмнан Илмир Ямаловның авылга кайтып барганын күрдем. Чәчәк бәйләме генә бүләк итеп калмады – концерт куйды дустым әни өчен. Шуңа да борчылмыйм: үземнекеләрне генә түгел, барлык хатын-кызларны котларлык идея бар башта…

Шуны гына өстисем килә: бәйрәм көнне шок булмасын өчен, якыннарыбызны тамчы-тамчы гына булса да көн дә куандырып торырга кирәктер.

Хатын-кыз ямьсез булалмый –
                    Яратылса, яратса.
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз таң атса!

«Хатын-кызның бөтен барлыгы – йөрәк. Хәтта башы да…» дигән бит Жан Поль. Саклыйсы иде аларның җиһан сыйган йөрәкләрен…

***

Егетләрнең җаваплары канәгатьләндерде канәгатьләндерүен – шулай да медальның икенче ягын да тикшереп карарга дигән уй белән Марина Моратова белән Алинә Гараева-Мөдәрисовага да шигырь юлладым:

Мин – хатын-кыз.
Минем белән авыр.
Миннән башка кыенрак мең кат.
Мин – хатын-кыз,
Йөз кат төрләнсәм дә,
Бүген нинди булсам – шулай ярат. (Гөлнара Сабирова)

Һәм бер җөмлә яздым хат ахырына: «P. S. Кызлааааар… 8 Март та якынлаша – теләкләрегезне миңа әйтә аласыз: шыпырт кына җиткерәм кадерлеләрегезгә. Аңламый да калырлар…»

 Җаваплары озак көттермәде.

Марина МОРАТОВА:

Мин – хатын-кыз.
Чык тамчысын күреп
Яшь тамчысы булыр битләремдә.
Елак та мин, нечкә күңелле дә.
Хатын-кызмын: сүзләр – хисләремдә.

Кызларыбыз өчен дә, минем өчен дә 8 Мартка иң зур бүләк – Айнурның янда булуы. Гаилә белән Кукмарага кайтып әнине (Айнурның әнисен, минем әни Казанда, һәр көн диярлек күрешеп торабыз) күреп килә алсак – тагын да яхшырак булыр иде.

Айнур бик күп эшли. Көн дә сагынып көтәбез без аны кызлар белән. Малайларга гына әти тәрбиясе кирәк диючеләр ялгышар, минемчә. Кызлар өчен дә әти сүзе, әти җылысы, әти мәхәббәте бик мөһим. Айнур да моны белә, аңлый. Кызларга карата игътибарлы булуы мине бик куандыра.

Гаилә белән фотосессия ясыйсы килә бәйрәм ялларында. Айнур бик сизгер – минем теләгемне аңламый калмагандыр. Безнең күлмәкләр әзер, кәеф яхшы – көтәсе генә калды…

Алинә ГӘРӘЕВА-МӨДӘРИСОВА:

Алмаз – Зөбәйдә белән минем һәр туган көнемне, аткан таңымны бәйрәм итүче кешебез.

Көчсезмен мин.
Әмма яратканда
Күперләрне яндырырлык янам.
Таш диварлар ава, кыя таулар
Буйсыналар шушы көчсез җанга.

Алмаз янында көчсез булырга курыкмыйм да, оялмыйм да мин. Ул – чын ир-ат. Яратканын, безнең өчен җан атканын тоеп яшим, шуңа да хәтта 8 Мартны да «бүлешергә» әзер мин аның белән – ничек тели, шулай бәйрәм итәрбез!

Комментарийлар артык иде бу сүзләргә!.. Ирләрегезгә җибәрерсез дип, Гөлнара Сабирова шигыренең соңгы юлларын гына юлладым кызларга:

Мең кат үләм, мең тереләм көнгә,
Хисләремнән үзем тынсыз калам.
…Бүген нинди булсам – шулай ярат,
Мин барыбер син яраткан булам…

Бәйрәм дибез, ул бәйрәмнәрне хатын-кыз һәм ир-атларныкына бүлгәлибез…
Ә чынлыкта, без, хатын-кызлар булмасак ир-атларның якларлык кешеләре, батыр булырга стимуллары булмас иде… Алар булмаса – безнең матурлыкка омтылу юкка чыгар иде кебек… Бер-беребезгә кирәк булганда гына тормыш матур бит!

Ләйлә Вәлиева
“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы
2019 ел, март

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*