tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты
Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты

Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты

Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты. Китапның беренче өлешен җырчы үзе язган, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алган, өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар тупланган.

Басманың автордашы – Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева.

Китапны Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин.

Казандагы фирма кибетләре:

  • Декабристлар ур., 2.
  • Бауман ур., 19
  • Бауман ур, 51. (ГУМ сәүдә үзәге, 3 кат).

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*