tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты булды
Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты булды

Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты булды

12 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концерты булды.

Юбилярны Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән котлап, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: “Хәмдүнә ханым, Сез беркайчан да картаймый торган җырчыбыз. Йөрәгегез һәрчак яшь. Кай илләргә генә барып җырласагыз да, Татарстан данын лаеклы яклый торган легендар җырчы Сез”, – дигән сүзләр әйтте һәм җырчыга “Фидакарь  хезмәт өчен” медале тапшырды. Бу минутларда зал дәррәү Хәмдүнә Тимергалиеваны алкышларга күмде

Хәмдүнә ханымны  туган көне белән  Россиянең һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, виртуоз музыкант Гали Алтынбаев, Башкортстанның халык артистлары Фәдис Ганиев,  Әлфия Юлчурина, Татарстанның халык артистлары Рабига Сибгатуллина, Фердинанд Сәләхов, Зөлфия Шакирова,  җырчылар  Филүс Каһиров, Илһам Шәриф, Марсель Вәгыйзов, Базарбай Бикчәнтәев һәм башкалар тәбрикләде. Концертта Татарстан һәм Башкортстан авторлары иҗат иткән һәм халкыбызның онытылмас җырлары яңгырады. Кичәне Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров алып барды, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*