tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәния Фәрхи истәлегенә Италиядән җыр
Хәния Фәрхи истәлегенә Италиядән җыр

Хәния Фәрхи истәлегенә Италиядән җыр

Кырмыскалы районы егете, Италиядә яшәп иҗат итүче Рәфис Хөснетдинов Дилә апабыз Булгакова шигыренә тетрәндергеч җыр язган. Ул аны сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхи истәлегенә багышлаган һәм җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинага юллаган.

Фирүзә ханым бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза:

«Кояшым, синең җырлавыңны кем генә сагынмый! Яшь буын да, типсә тимер өзәрлек ир-егетләр дә, гомер көзенә кергән өлкән буын кешесе дә. Синең рухыңны яктыртып, җырлар иҗат итәләр, шигырьләр язалар, җырларыңны өйрәнәләр, сабыйларына “Хәния” дип исем кушалар. Апау, кадерлем, синең истәлекләр аша бик күп изге күңелле кешеләр белән таныштым. Бу юлы син үзең исән-сау чакта ук язылган жыр эзләп тапты. Италиядәге опера җырчысы, якташыбыз Рәфис Хөснетдинов белән Интернет челтәре аша аралаштык. Башкортстанның сөекле язучысы, шагыйрә Дилә апа Булгакованың «Өзгәлә-кискәлә» шигыренә Рафис көй язган.

«Уфада студент елларымда ук Хәния апаның иҗатына гашыйк идем. Дүрт көн рәттән аның концертына бардык. Шул рәвешле 1999 елда Дилә апа Булгакова белән шушы җырны иҗат иттек. Соңрак „Хәния җыры“ дип йөрттем мин аны», — ди ул.

Ни кызганыч, кояшым белән очрашырга туры килми аларга. Тормыш якташ егетебезне чит илләргә илтә. Башкортстан, Татарстан белән араны өзмәгән егет берсеннән-берсе моңлы, матур җырлар иҗат итә. «Өзгәлә-кискәлә» җырын Казан егете, виртуоз баянчы Илнар Сафин белән бергә язалар.

«Хәния апаның кайнар, тынгысыз күтәрелү, югалту-табышларын чагылдыручы, язмышын яктыртучы җыр бу», — ди ул.

Хөрмәтле милләттәшләр, бу җырны сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. Миңа калса, җыр искиткеч. Ерак чакрымнар, ничә еллар аша кадерле кешемне эзләп тапкан җыр гомерле булсын».

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*