tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтердән җуелмас хәлләрнең исемлеген бергәләшеп төзик
Хәтердән җуелмас хәлләрнең исемлеген бергәләшеп төзик

Хәтердән җуелмас хәлләрнең исемлеген бергәләшеп төзик

ЕЛНЫҢ ХИКМӘТЛЕ ҮЛЧӘМЕ

Ел тәмамлангач, һәркем үзенең табыш-югалтуларын чамалый. Уңышлы булганмы  узган ел, киләчәккә өмет бармы? Кемгә нәрсә кирәк, ни җитми, нинди шөгыль мөһим, ул шуны үлчәм итеп ала. Игенчегә икмәк, терлекчегә мал, түрәләргә хакимлек, артистларга сәхнә һәм тулы заллар, җиткән кызга кияү дигәндәй…

Иң хикмәтлесе шул: һәркем җиңүләрне һәм чигенүләрне үзенчә аңлый.

2019 ел нинди вакыйгалар белән истә калачак соң? Бу хакта үзәк мәгълүмат чаралары да, республика каналлары, чит ил интернет ресурслары  китергән хәбәр-фикерләр  200 биттән артык урынны алды. Анда күренгәнчә, үткәннәргә уңай һәм тискәре бәяләр дә, кичерелгән кайгы-шатлыклар да бихисап. Кайсы күбрәк икәнлеген анык кына әйтеп булмый. Нәкъ тормыштагы кебек.

Табигать күренешләре, җәмгыяттәге социаль шартлар, төрле маҗаралар да берничек тә онытыла алмый. Әйтик, узган елдагы кояшсыз  яңгырлы җәй, карсыз һәм җылы Яңа ел. Эш хакларының, пенсияләрнең  бер урында таптануы, чыгымнар арту, матди керемнәрнең, икътисадның торгынлыгы, техник казанышлар һәм техноген бәла-казалар, юлдагы аварияләр…  Уфадагы бер кассир ханымның зур сумма белән качып, Казанда тотылуы. Шоу-бизнес “йолдызларының” шәхси тормышындагы мәзәк хәлләр.

Фаҗигалар, кайгылы хәбәрләр дә җитәрлек. Мәсәлән, “Ватаным Татарстан” газетасы Яңа елның беренче санында бер дистә елның бәла-казаларын искә төшерә.

2010

29 мартта Мәскәү метросының “Лубянка” һәм “Парк культуры” станцияләрендә шартлау булды. Әлеге терактларда 41 кешенең гомере өзелде, тагын 88е яраланды.

2011

24 гыйнварда Мәскәүнең “Домодедово” аэропортында террорчы үзен үзе шартлатты. Фаҗигадә 37 кешенең гомере өзелде. Тагын 130ы яраланды.

Ул елның 10 июле дә кайгы алып килде – Иделдә “Булгария” теплоходы батты. Үлүчеләр – 122 кеше, шуларның 28е – балалар. Теплоходны арендага алып торган оешма җитәкчесе Светлана Инякина 2018 елда төрмәдән чыкты.

2012

Март аенда Казандагы “Дальний” полиция бүлегенең яманаты бөтен илгә таралды. Әлеге бүлектә тотылган Сергей Назаров вафат булыр алдыннан табибларга куркыныч хәбәр җиткерергә өлгерә: хокук сакчылары аны шампан шешәсе белән көчләгәннәр.

Шул ук елның 19 июлендә Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповка һөҗүм иттеләр. Дин әһелен өеннән чыгып барганда атып үтерделәр. Шул ук көнне башкалада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов утырган машинаны шартлаттылар. Мөфти исән калды.

2013

17 ноябрьдә Казанда Мәскәүдән кайтып килүче “Боинг – 737” очкычы һәлакәткә очрады. 50 кешенең гомере өзелде. Бу – Татарстан тарихындагы иң зур авиаһәлакәт.

2015

11 март көнне Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендә куркыныч янгын булды. Фаҗигадә 19 кешенең гомере өзелде, 70тән артыгы зыян күрде. Соңгы елларда башкаладагы “Тура”, “Порт” комплексларында да янгыннар булды. Шөкер, аларында корбаннар булмады.

2017

3 апрельдә Санкт-Петербург метрополитенында булган терактта 16 кешенең гомере өзелде. Тагын 87се яраланды.

1 июльдән 2сенә каршы төндә Самарадан Ижауга баручы автобус Зәй районында “КамАЗ” белән бәрелеште. Фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелде, тагын 15е яраланды.

2019

25 октябрьдә тумышы белән Төмән өлкәсеннән булган Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта бергә хезмәт иткән иптәшләренә автоматтан ут ачты. Сигез кеше һәлак булды, тагын икесе яраланды. Әлегә тикшерү эше бара.

Әлбәттә, бу исемлеккә соңгы 10 ел дәвамында булган уңай вакыйгалар  кермәгән. Алар да күп. Иң зурларын әйтсәк, Татарстанда яңа заводлар ачылу, республиканың яңа  Президентын сайлау, Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башка спорт ярышлары, эшче һөнәре осталарының WorldSkils дөнья чемпионаты…

НИЧЕК ТӘ АЛГА АТЛЫЙСЫ ИДЕ

Тормыш агышын  маҗаралы хәбәрләр генә  билгеләми. Гыйбрәтле хәлләр торган саен ешрак очрый. Глобаль җылыну, куәтле илләрнең корал, техника туплап, үзара каршылыкны арттыруы, халыкара мөнәсәбәтләрнең киеренкеләшүе ел йомгагында яки уньеллык вакыйгалары исемлегендә аерым урын  алып тора.

Әйтик, Россиядә халык саны артмый, киресенчә кими бара. Шул ук шартларда мигрантларга, чит илдән килүчеләргә мөнәсәбәт тә катлаулы. Килүчеләр күпләрне борчый.  Тагын 20-30 елдан Үзәк Азия илләреннән Россиягә килгән мөселманнар күпчелек булып китәчәк диләр. Бу “куркыныч”  хәтта миллиард ярым кешеле Кытай тәэсиреннән дә күпертебрәк күрсәтелә. Демография дигән күренешнең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре гади түгел. Шәһәрләр дә, авылларда да социаль шартлар яхшыруга кармастан, балалар тудыру, үстерү артмый. Гаиләләр таркалу, бер-ике бала белән чикләнү беркемне дә гаҗәпләндерми.

Фәкыйрьләр саны арту, зур акчаларның тар даирә кулында булуы җәмгыятттәге киеренкелекне арттыра. Төбәкләрнең матди һәм социаль хәле дә төрлечә. Туган телләрне якларга тырышкан өчен “сепаратист” мөһере сугылган Татарстан Республикасы федераль үзәккә ел саен 700 милиард сум акча күчерә, бу Татарстанның еллык бюджетыннан 2-3 тапкыр зуррак сумма. Узган елда да милли мәгариф, тел кулланышы белән бәйле бәхәсләр сүнмәде. Ләкин алар турында рәсми мәгълумат чараларында сирәк искә алына.

Республиканың еллык йомгагында  нефтехимик ширкәтләрнең ничек төзелүен, кемнәр кулында булуын, аларның кемгә күчүен күрсәтүче хәбәрләр бар. Россия дәүләтендә соңгы 2-3 дистә елда завод фабрикалрның ябылуы, икътисади күрсәткечләрең, социаль үсешнең чамалы булуы беркемгә дә сер түгел. Ә Татарстанда бу хәл яхшырак, яңа предприятиеләр ачылып тора. Мәскәү белән Казан арасында тиз йөрүче тимер юлы төзү өметләре хәзергә акланмады, инде куәтле автомобиль юлы  төзелү мәсьәләсе узган елда көн тәртибенә килеп басты. Үзгәрешләр булачак!

Дөньягы алдынгы илләрдә яңа көчле технологияләр, фәнни ачышлар арта.    Артта калмас өчен чаралар күрергә туры килә. Медицина хезмәтен камилләштерү, мәгарифне үстерү кирәклеге күз алдына килеп баскан. Яшәү шартлары, юллар, заманча технология,эш алымнары, фәкыйрьлекне җиңү, халыкның хәлен яхшырту өчен ниләр эшләнгән, тагы нинди чаралар күреләчәк? Яңа ел каникуллары чорында зур җитәкчеләрнең, сәясәт әһелләренең шул турыда уйлап, башлары катадыр мөгаен.

ТАТАР КЕШЕСЕ МИЛЛӘТ ЮЛЫННАН  АТЛАСА…

Әйе, һәркемнең вакыйгаларга үз карашы. Бу юлларны язып утыручы татар кешесе буларак, минем дә үз исемлегем булырга тиештер. Нинди вакыйгалар, бөек гамәлләр хәтердә уелып калачак соң?

Узган 2019 елда Бөтендөнья татар конгрессының эш планына кергән барлык гамәлләр дә диярлек үтәлде. Авыл эшкуарлары,  дин әһелләре җыены, хатын-кызлар корылтае, яшьләр форумы, “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре, туган якны өйрәнүчеләрнең, “төбәкчеләрнең” фәнни-практик гамәлләре, журналистларның фикер алышулары – болар барысы да югары дәрәҗәдә, дистәләрчә төбәктән, чит илләрдән килгән йөзләрчә милләтәшләр катнашлыгында оештырылды.

Дөрес, иҗтимагый тормышта гадәттә позитив үзгәрешләргә мөкиббән булмыйча, куркыныч хәлләр, тискәре күренешләр, җитешсезлекләр белән кызыксыналар. Узган ел катастрофаларын, чигенешләр исемлеген төзүчеләр ешрак очрый. Урталыкны эзләү, яхшы белән яманлыкның балансын табучылар сирәк.

Шәхсән үзем өчен мөһим гамәлләр исемлегенә югарыда китерелгән гомумтатар чараларыннан гайре тагы берничә вакыйганы кертер идем.

  1. Казахстанда, Төркиядә, Татарстанда Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгына багышланган конференция-җыеннарның зур күтәренкелек белән үтүе.
  2. Удмурт галиме Альберт Разинның үз милләте, туган теле язмышы өчен гомерен фида кылуы һәм бу вакыйганың Россиялдәге милли зыялыларны, гомумән халыкларны  тетрәндерүе.
  3. Илһам Шакиров кебек бөек шәхеснең, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин, сынчы Рада Нигъмәтуллина, җырчы Рафаэль Сәхәбиев, артистка Исламия Мәхмутова, мөхәррир Венера Ихсанова, Сөембикә манарасына 1990 нчы елда  ай куйдырган төзүче Габбас Мөхәммәтшин, хокукчы галим Зөфәр Фәтхетдинов, тарихчы Җәүдәт Миннуллин, мәгърифәтче Маузир Гыйниятуллин кебек кадерле милләтпәрвәрләрне югалту узган елның онытылмаслык тирән яралары. Мондый затларның арабыздан китүе милләтебезнең көчен киметте. Кемнәр китә, кемнәр килә?
  4. Сөембикәнең 500 еллык юбилеена багышлап, зур гына чаралар үткәрелү, китаплар басылу, һәйкәл куярга әәзерләнү.
  5. Бөтендөнья татар конгрессы теләк-тәкъдимен тормышка ашырып, Татарстан Президентының матди ярдәме хисабына Башкортостаннның Ает авылында яугир шагыйрь Фатих Кәрим музеен яңарту, Казахстанның Симей каласында татар сәнгать мәктәбенә бина сатып алу.
  6. Канада татарлары хәстәреге белән 30 августта Ниагара шарлавыгында Татарстан байрагы төсләрен күрсәтү.
  7. Декабрь уртасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелгән зур чаралар башланып китү, татарларның һәм башка милләтләрнең бу вакыйгага зур ихтирам күрсәтүе, дәүләтчелек мәсьәләсенең актуалләшеп китүе.
  8. Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә туып үскән  очучы, хак мөселман ире Дамир Юсуповның 233 кеше утырган очкычны фаҗигадән коткарып, ил каһарманы исеменә лаек булуы.
  9. Фигуралы шууда олимпия һәм дөнья чемпионы Алина Заһитованың спорттагы казанышлары.
  10. Туган телне өйрәнү, милли мәгариф, федерализм, Татарстан Республикасының һәм татар милләтенең язмышы, 2020 елда булачак җанисәп темаларның иң алгы планга чыгуы. Милләт һәм республика язмышыт темасының торган саен күбрәк кешене, халыкларны көчлерәк дулкынландыруы.

Әлбәттә, бу фактлар иң зур, иң мөһим вакыйгаларның кечкенә өлеше генә. Әлеге исемлекне бергәләшеп киңәйтергә, фикер-дәлилләрне тирәнәйтергә, көчәйтергә була. Бәлки сезнең гаиләгездә, яшәгән урыныгызда районышызда булган мөһим вакыйгалар гомумтатар язмышына тәэсир итә аладыр? Әйдәгез, бергәләшеп шушы исемлекне киңәйтәбез!

Сездән тәкъдимнәр, хатлар көтеп калабыз!

Римзил Вәлиев,
[email protected]
журналист һәм җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*