tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйрия сәфәре
Хәйрия сәфәре

Хәйрия сәфәре

Узган ял көннәрендә Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Әхмәдуллина белән Кызыл Октябрь районының берничә татар авылында булдык һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә көнкүреш товарлары, азык-төлек җыелмалары, кием-салым, аяк киемнәре өләштек. Әйберләрнең бер өлешен, гадәттәгечә, кызьмавыллы актив ярдәмчебез Гөлсинә Исмаиловага калдырдык, ул аларны аеруча мохтаҗлык кичергән кешеләргә җиткерәчәк. Гөлсинә ханымга һәм аның бу изге эштә катнашучы игелекле гаиләсенә эчкерсез ярдәмнәре өчен ихластан рәхмәт белдерәбез.

Шулай ук авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү акциясенә беренчеләрдән булып кушылган Галия Минаҗетдинова белән Тимур Шәрәфетдиновка, азык-төлек, канцтоварлар сатып алырга  һәм аларны пакетларга салып куярга булышкан Аишә Гузаировага да рәхмәтләребезнең иң олысы.

Хөрмәтле нижгарлылар, әгәр сезнең кешеләргә ярдәм итү теләгегез, кирәкмәгән артык әйберләрегез яки азык-төлек сатып алу мөмкинлегегез булса, хәйрия бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез!

Яңа яки бик яхшы хәлдәге әйберләрне Түбән Новгород шәһәре, Кожевенный пер., 10/13 адресы буенча китерә аласыз.

Гөлсем АЛИЕВА,

Түбән Новгород шәһәре “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*