tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО – Югра төбәгендә яшәүче алтын куллы хатын-кызлар онлайн фестивальдә катнашты
ХМАО – Югра төбәгендә яшәүче алтын куллы хатын-кызлар онлайн фестивальдә катнашты

ХМАО – Югра төбәгендә яшәүче алтын куллы хатын-кызлар онлайн фестивальдә катнашты

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты Россия Федерациясенең, БДБ һәм чит илләрнең гомуми белем бирү, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалары арасында «Безнең кавем», дигән беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивален үткәргән иде. Күптән түгел, 7 августта, нәтиҗәләре билгеле булды. Бу онлайн – фестивальдә ХМАО – Югра төбәге, Урай шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез дә актив катнашып сертификатларга ия булдылар.

Дусларыбызга зур рәхмәт, иҗади эшләрендә алга таба да зур уңышлар теләп калабыз! ХМАО – Югра төбәгендәге булган барлык татар оешмалары да мондый конкурслардан читтә калмасын иде. Бу өлкәдә Урайлылар барыбызга да үрнәк. Ә бит, Югра төбәгендә тегүче – чигүче, башка төр кул эшләнмәләре эшләүче осталар җитәрлек, ә конкурсларда катнашучылар аз. Менә шундый конкурсларда катнашып, без чит төбәктә яшәп тә, халкыбызның мирасын, гореф – гадәтләрен саклап калып була алуына ачык мисал һәм башкаларга үрнәк, әйдәүчеләр була алабыз. Активрак булыйк!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*