tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур ТВ” каналында “Намаз дәресләре” телепроекты башланды
“Хозур ТВ” каналында “Намаз дәресләре” телепроекты башланды

“Хозур ТВ” каналында “Намаз дәресләре” телепроекты башланды

“Хозур ТВ” мөселман телеканалында кыска вакыт эчендә намаз уку күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә торган “Намаз дәресләре” тапшыруы эфирга чыга башлады.

Намазны ничек укырга? Әлеге гыйбадәтне башкару тәртибен ничек истә калдырырга? Ислам дине белән таныша башлаган һәркем, һичшиксез, шушы сорауларга җавап эзли. “Хозур ТВ” каналының яңа телепроекты әлеге һәм башка сорауларга җавап бирә.

“Сез 5 вакыт фарыз намазны укырга өйрәнүдән тыш, әлеге гыйбадәтне башкару шартларын, намаз гамәлләренең мәгънәләрен беләчәксез”, – дип билгеләп үтә тапшыру авторлары. Телепроект дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 13:40 һәм 22:40 сәгатьтә эфирга чыга.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк: нәзарәтнең “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү бара. Беренче дәрес 26 октябрьдә Казанның Галиев мәчетендә узачак. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9:00 дан 13:00 гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 38) узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала. Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Проектта катнашу өчен +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*