tatruen
Баш бит / Яңалыклар / И.Гыйльметдинов өлкән сыйныфларда да туган телләрне укытуга карата мөнәсәбәтен белдерде
И.Гыйльметдинов өлкән сыйныфларда да туган телләрне укытуга карата мөнәсәбәтен белдерде

И.Гыйльметдинов өлкән сыйныфларда да туган телләрне укытуга карата мөнәсәбәтен белдерде

10-11 сыйныфларда да туган телләрне укытуга ихтыяҗ булса, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов бу сорауга кире кайтырга әзер икәнлеген әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

  • Россия Федерациясе Дәүләт Думасы туган телләрне укыту турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте.

Аның әйтүенчә, мәктәпләрдә 10-11 сыйныфларда аерым бер юнәлеш, белгечлек буенча укытуга өстенлек бирелә. Ул, туган телләрне укыту турында закон проекты кабул ителгәнче үк, туган телләр мәҗбүри укытылмаганын әйтте. “Хәер, бу тыелмый да. Ата-аналар уку программасының вариатив өлешендә нинди предметлар кертүдә катнаша алачак. Ата-аналар, мәктәп 10-11 сыйныфларда да туган телләрне кирәк дип тапса, бернинди проблема да юк. Кирәк икән, никадәр кирәк икәнен сөйләшеп булыр. Мин бу темага кире әйләнеп кайтырга әзер. Икенче караганда, бу балаларның вакытын алу булмасмы? Алар бит өлкән сыйныфларда күбрәк белгечлек буенча шөгыльләнә”, – дип фикерен белдерде Илдар Гыйльметдинов.

Икенче укылышка әзерләнгәч, закон проектының яңа редакциясенә балалар бакчасы баскычы да кертелә. Ул элек балалар бакчаларының балаларны уйнату, ашату, көнен үткәрү урыны кебегрәк күздә тотылса, бүген белем бирүнең башлангыч баскычы кебек кабул ителүен белдерде. “Без хәзер балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем бирү программалары гамәлдә булырга тиеш дибез. Кечкенә балалар белән туган телләр буенча шөгыльләнергә кирәк дибез, чөнки бу яшендә аларның мөмкинлекләре күбрәк. Бала 5 яшькә кадәр 2-3 телне үзләштерә ала”, – диде Илдар Гыйльметдинов.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*