tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе халыклары бәйрәмнәре 3 миллионнан артык карау җыйган
Идел буе халыклары бәйрәмнәре 3 миллионнан артык карау җыйган

Идел буе халыклары бәйрәмнәре 3 миллионнан артык карау җыйган

Татарстанда Идел буе халыклары традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен берләштергән марафон төгәлләнде. Илдә эпидемиологик хәл урнашу сәбәпле, алар барысы да онлайн форматта үтте.

«Каравон» рус бәйрәме, «Семык» мари бәйрәме, «Сабантуй» татар бәйрәме, «Балтай» һәм «Валда шинясь» мордва бәйрәмнәре, «Гырон быдтон» удмурт бәйрәме, «Уяв» һәм «Учук» чуаш бәйрәмнәре, «Иван Купала» славян бәйрәме, «Питрау» керәшен бәйрәме бер-бер артлы ике ай дәвамында (2020 елның 7 маеннан 18 июленә кадәр) барды.

Бәйрәмнәр кысаларында Интернет челтәрендә төрле чаралар оештырылды, видеоматериаллар тәкъдим ителде: халык декоратив-гамәли сәнгате, фольклор, бию буенча мастер-класслар, онлайн-лекцияләр, семинарлар, Инстаграм һәм Вконтакте челтәрләрендә, ZOOMда туры эфирлар, онлайн мастер-класслар, видео-котлаулар, бәйрәмнәр турында ТНВ телеканалында «Каравай» тапшыруы чыгарылышлары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенед башка төбәкләре фольклор коллективлары чыгышлары һәм башка проектлар.

Төрле Интернет-ресурларда әлеге ун бәйрәм барлыгы 3 миллион 280 меңгә якын карау җыйды. «Сабантуй» татар бәйрәменнән кала, «Каравон» рус бәйрәме (600 меңнән артык), «Питрау» керәшен бәйрәме (350 меңнән артык) һәм «Уяв» чуаш бәйрәме (200 меңнән артык) карау буенча лидер булдылар.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән Татарстан халыклары Ассамблеясе составына кергән милли-мәдәни автономияләр вәкилләре бәйрәм чараларының турыдан-туры катнашучылары һәм оештыручылары булдылар.

addnt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*