tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иделдә йөздек, Кремльдә йөрдек…”
“Иделдә йөздек, Кремльдә йөрдек…”

“Иделдә йөздек, Кремльдә йөрдек…”

Урамда бик күп шигъри әсәрләрдә сурәтләнгән, җырларда җырланган алтын көз. Шушы ел фасылының кояшлы көннәре аеруча романтик хисле кешеләргә тынгы бирми – табигать кочагына чакыра. Аңа буйсынып, берәүләр күл буйларына балык тотарга китә, кайберләре урманга гөмбә, чикләвек, балан җыяргә бара. Ә без, “Туган як” мөхәррияте хезмәткәрләре, тулы состав белән диярлек Түбән Новгородта булып кайттык.

Сәфәребезнең беренче тукталышы Иделдә иде. “Ак пароход”, төгәлрәге, “Мәскәү – 143” дип аталган теплоход безне үз кочагына җылы кабул итте һәм илнең төп су артериясе буенча алып китте. Җитез караб елга суларын кичеп алга бара, аның йөзүеннән барлыкка килгән дулкыннарда, чәчрәгән тамчыларда кояш нурлары уйный, су өстеннән үзләренә азык эзләп акчарлаклар оча, ә без табигатьнең матурлыгына сокланып барабыз. Ике елга кушылган урында футбол буенча узган Дөнья чемпионатының мөһим бүләге – “Түбән Новгород” стадионы горур баскан. Хәзер анда җирле футболчылар туп тибә, төрле дәрәҗәдәге турнирлар үтә. Димәк, федераль акчага төзелгән бу корылма нижгарлылар фәйдасына эшли.

Кызганычка каршы, сәгать ярымга сузылган теплоходта йөзүебез күз ачып йомганчы узып китте. Причалда безне өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе белгече Динара Халилова каршы алды һәм нәкъ шәһәр үзәгендә урнашкан бу оешманың офиссына озатты, ә анда РНКАТНОның башкарма директоры урынбасары Зилә ханым Ахмадуллина махсус безнең өчен корылган табын артында чәй һәм тәм-томнар белән сыйлады, оешма эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Сәфәребезнең мәдәни программасын да Зилә ханым оештырырга булышты, ә Сергачта эшләп килгән региональ татар милли үзәге юл чыгымнарын тотарга финанс ярдәм күрсәтте.

Күңелле сәфәребезнең икенче өлешендә безгә Түбән Новгород Кремле буйлап кызыклы экскурсия дә оештырылды. Аеруча Түбән Новгород ярминкәсе, анда булган мәчет турында кызыксынып тыңладык. Экскурсия гидына Козьма Мининның этник татар булуы турында ишеткәнебез турында да әйттек. “Имеш-мимешләр күп йөри, ләкин рәсми чыганакларда бу турыда мәгълүмат юк. Шуңа күрә, төгәл әйтә алмыйм”,- диде ул.

Кызганычка каршы, без үзебез яшәгән төбәк турында бик аз беләбез икән.

Ринат Сөннәтов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*