tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иделем акчарлагы» җиңүчесе: Бәйге мине иҗат ягыннан югары үстерде
«Иделем акчарлагы» җиңүчесе: Бәйге мине иҗат ягыннан югары үстерде

«Иделем акчарлагы» җиңүчесе: Бәйге мине иҗат ягыннан югары үстерде

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Гран-при иясе — яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина бәйгедә катнашып, иҗат ягыннан югары үсеш кичергәнен сөйләде. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә матбугат очрашуында әйтте.

Ләйлә Хәбибуллина һәр бәйгедә катнашканнан соң тәҗрибә алып булуын искәртте. «Иделем акчарлагы» аны иҗат ягыннан үстерә алган. «Беренче тапкыр мин ун ел элек катнашырга килдем. Бер елны да калдырмыйча катнаштым. Монда килеп кергәч, үзем кебек иҗат итүче яшьләрне күргәч, минем тагын да ныклап иҗат итү теләге артты», — дип әйтте ул.

«Без „Иделем акчарлагы“ бәйгесенә иҗади тәҗрибә туплау өчен киләбез. Җыентыклары чыккан яшь язучыларның китапларын кулга алып, аларның биография белешмәләреннән гран-при исеменә ия булуларын күреп алгач, абруебыз күтәрелә. Минем дә җыентыгымда шул исем язылса иде, дип хыяллана башлыйсың. Бу зур дәрәҗәгә тиң», — диде ул.

«Биредә без иҗат әһелләре белән мастер-классларда катнашабыз, олпат язучыларның фикерләрен тыңлыйбыз, белем туплыйбыз. Икенче яктан, син яшьтәшләреңнең иҗаты белән дә танышасың. Интернетта һәркемнең иҗатын күзәтеп барырга була, ләкин берничә көн дәвамында иҗат рухында яшәп, иҗат белән танышу — үзе бер дөнья», — диде Ләйлә Хәбибуллина.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*