tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибар! Әдәби конкурс!
Игътибар! Әдәби конкурс!

Игътибар! Әдәби конкурс!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясенең чираттагы утырышында татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы игълан ителде. Конкурс татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында үткәрелә.

НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрү шартларын һәм тәртибен билгели.

1.2. Конкурсны үткәрү максатлары – татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау.

1.3. Конкурсны үткәрүне оештыру һәм килгән әсәрләрне бәяләү өчен жюри (алга таба – Жюри) булдырыла, аның составы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (алга таба – Комиссия) тарафыннан раслана.

1.4. Конкурс түбәндәге ун номинациядә үткәрелә:

  1. Роман.
  2. Повесть.
  3. Хикәя.
  4. Поэма.
  5. Шигырь.
  6. Повесть (үсмерләр әдәбияты).
  7. Хикәя (үсмерләр әдәбияты).
  8. Шигырь (үсмерләр әдәбияты).
  9. Хикәя (балалар әдәбияты).
  10. Шигырь (балалар әдәбияты).

2. Конкурсны уздыру шартлары, әдәби әсәрләргә таләпләр

2.1. Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

2.2. Конкурста катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним белән имзалана, компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш. Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә тапшырыла.

2.3. Автор турындагы белешмәләр (фамилиясе, исеме һәм атасының исеме; туган елы; яшәү урыны, телефон номеры һәм «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә тапшырылган шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, шулай ук кыскача иҗат биографиясе), шул ук псевдоним белән имзаланып, ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

2.4. Конкурска җибәрелгән әдәби әсәрләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

2.5. Үз әсәрләрен тапшырган конкурста катнашучылар аның шартларын кабул итә һәм, Конкурста җиңгән очракта, әдәби әсәргә үз хокукларын «Татарстан китап нәшрияты» Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесенә тапшырырга ризалыгын бирә.

2.6. Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-09-83 (өстәмә: 1612 яисә 1617); электрон адрес: [email protected].

2.7. Комиссия әгъзасы, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясе җитәкчесе, баш мөхәррире Р.Г. Галиуллин әдәби әсәрләрне кабул итү, аларның Конкурс шартларына һәм аны үткәрү вакытына туры килү-килмәвен тикшерү эшен оештыра һәм әсәрләрне кичекмәстән Жюри әгъзаларына тапшыра.

2.8. Конкурста катнашу өчен «Повесть», «Хикәя», «Поэма», «Шигырь», «Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (үсмерләр әдәбияты)», «Шигырь (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (балалар әдәбияты)», «Шигырь (балалар әдәбияты)» номинацияләре буенча әдәби әсәрләр – 2021 елның 1 сентябренә кадәр; «Роман» номинациясе буенча – 2021 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

2.9. Билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән, шул исәптән күрсәтелгән вакыттан соң тапшырылган әдәби әсәрләр Конкурста катнашмый.

2.10. Комиссия әгъзалары һәм Жюри әгъзалары Конкурста катнаша алмый.

3. Конкурс нәтиҗәләрен чыгару, җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү

3.1. Жюри әгъзалары, түбәндәге таләпләргә нигезләнеп, һәр әдәби әсәргә кыскача бәяләмә әзерли:

  • әсәрләрнең дәби-эстетик кыйммәте һәм яңалыгы;
  • тел-сөйләм төзеклеге һәм матурлыгы;
  • текстның заманчалыгы.

3.2. Жюри, «Повесть», «Хикәя», «Поэма», «Шигырь», «Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (үсмерләр әдәбияты)», «Шигырь (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (балалар әдәбияты)», «Шигырь (балалар әдәбияты)» номинацияләре буенча – 2021 елның декабреннән, ә «Роман» номинациясе буенча – 2022 елның февраленнән дә соңга калмыйча, җиңүчеләр итеп расланырга тәкъдим ителәчәк әдәби әсәрләр авторларын Комиссиягә тәкъдим итә.

3.3. Жюри карарлары коллегиаль рәвештә кабул ителә.

3.4. Әсәрләрне караганда Жюри әгъзаларына авторның бары тик псевдонимы гына билгеле булырга тиеш. Авторлар турындагы белешмәләр булган конвертлар Жюри Конкурста җиңүчеләр итеп тәкъдим ителәчәк әсәрләрнең авторларын билгеләгәннән соң гына ачыла.

3.5. Жюри кайбер номинацияләрдә бөтенләй урыннар бирмәскә яисә аерым призлы урыннар гына бирергә (шул исәптән конкурс таләпләрен үтәмәү нигезләре буенча) тәкъдим итәргә хокуклы.

3.6. Жюри үз карарларын беркетмәләр белән рәсмиләштерә һәм аларны Комиссиягә Конкурс нәтиҗәләрен раслау өчен тапшыра.

3.7. Конкурс нәтиҗәләрен раслаганчы, Комиссия әгъзасы, «Татарстан китап нәшрияты» Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры И.К. Сәгъдәтшин Жюри тарафыннан җиңүчеләр итеп расланырга тәкъдим ителгән әдәби әсәрләр авторларының әдәби әсәрләргә үз хокукларын тиешле шартнамә нигезендә «Татарстан китап нәшрияты» Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиесенә тапшыру эшен оештыра. Әлеге шартнамә төзелмәгән очракта, әдәби әсәр Конкурстан төшереп калдырыла һәм бу номинациядәге урынга җиңүче билгеләнми.

3.8. Конкурс нәтиҗәләре Комиссия тарафыннан раслана. Һәр номинациядә 3 (өч) җиңүче билгеләнә һәм алар түбәндәге күләмдә акчалата премия белән бүләкләнә:

«Роман» номинациясендә:

  • I урын – 500 000 сум
  • II урын – 400 000 сум
  • III урын – 300 000 сум.

«Повесть» номинациясендә:

  • I урын – 300 000 сум
  • II урын – 200 000 сум
  • III урын – 150 000 сум.

«Поэма» номинациясендә:

  • I урын – 200 000 сум
  • II урын – 150 000 сум
  • III урын – 100 000 сум.

«Хикәя» номинациясендә:

  • I урын – 100 000 сум
  • II урын – 75 000 сум
  • III урын – 50 000 сум.

«Шигырь» номинациясендә:

  • I урын – 40 000 сум
  • II урын – 30 000 сум
  • III урын – 20 000 сум.

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

  • I урын – 300 000 сум
  • II урын – 200 000 сум
  • III урын – 150 000 сум.

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

  • I урын – 100 000 сум
  • II урын – 75 000 сум
  • III урын – 50 000 сум.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

  • I урын – 40 000 сум
  • II урын – 30 000 сум
  • III урын – 20 000 сум.

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

  • I урын – 100 000 сум
  • II урын – 75 000 сум
  • III урын – 50 000 сум.

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

  • I урын – 40 000 сум
  • II урын – 30 000 сум
  • III урын – 20 000 сум.

3.9. Конкурста җиңүчеләрне Комиссия рәисе бүләкли.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*