tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибар! “Солдат альбомы” конкурсы игълан ителә
Игътибар! “Солдат альбомы” конкурсы игълан ителә

Игътибар! “Солдат альбомы” конкурсы игълан ителә

Татар халкында ир баланы сабый чагыннан ук батыр йөрәкле, кыю булырга, көчсезләрне якларга, гаилә иминлеген, ил тынычлыгын сакларга өйрәткәннәр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Батырлык, көчсезләрне яклаучы баһадирлар хакында күпме әкиятләр, хикәяләр бар. Төрле чорларда – Беренче, Икенче Бөтендөнья сугышлары вакытында, шулай ук кайнар нокталарда батырлык күрсәткән чын каһарманнарыбыз белән горурлана алабыз.

Алар арасында Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил, Сабир Әхтәмов, Гани Сафиуллин, Миңлегали Шәйморатов, Россия Герое Ильяс Дауди һ.б. яшь буынга үрнәк булып тора. Алар Ватанына, туган җиренә тугры булып, хәрби хезмәтләрен үтәгәндә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, батырлык күрсәтә. Үзенең тырыш хезмәте, кыюлыгы белән игътибарга лаек ир-атларыбыз бик күп. Кайнар нокталарда һәлак булган егетләребез дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Алар онытылмый

. Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Солдат альбомы” дип исемләнгән конкурс уздырып, татарның чын ир-егетләрен искә алуны, алар хакында башкаларны да таныштыруны максат итеп куя. Бу бәйге гаилә альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итәчәк.

Конкурс конгресс инстаграмында уздырыла. Аның таләпләре белән сез “Солдат альбомы” конкурсының нигезләмәсендә таныша аласыз. Конкурска старт 14 нче гыйнварда бирелә. Җиңүчеләр сайт аша тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Ул 14 – 19 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 23 нче февральдә ясала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*