tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Гыйльметдинов: 2020 елгы җанисәптә татарларны бүлү турындагы сүз – ялган
Илдар Гыйльметдинов: 2020 елгы җанисәптә татарларны бүлү турындагы сүз – ялган

Илдар Гыйльметдинов: 2020 елгы җанисәптә татарларны бүлү турындагы сүз – ялган

Татарларны төрле төркемнәргә аерып язу ялган сүз. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтте.

“Бу ялган мәгълүмат, – диде депутат. – Бу тема буенча антропологлар һәм этнографлар сессиясендә фикер алыштылар. Росстат башлыгы җитәкчелегендә махсус хөкүмәт комиссиясе бар. Ул халык саны алу кәгазьләренең эчтәлеген билгели. Анда татарларны төркемнәргә бүлү дигән нәрсә юк”.

Катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен берничә милләтне күрсәтү тәкъдиме булган. Мәсәлән: “рус, татар” яки “татар, чуваш”. Гыйльметдинов әлеге идеяне тәнкыйтьләде.

“Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Ведомствоара эшче төркем төзелде. Аны Виталий Леонтьевич Мутко җитәкли. Анда бу теманы минем инициатива буенча тикшерделәр. Өтер аша берничә милләтне язуларына, икенче юл өстәүләренә катгый каршы булуымны әйттем. Мондый бүленеш беркем өчен дә кызыклы түгел”, – диде агентлык әңгәмәдәше. Гыйльметдинов әйтүенчә, халык санын алганда 2010 елгы бланклар кулланылачак.

Россиядә халык санын алганда татарларны төркемнәргә бүләчәкләр дип Россия Фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков әйткән иде.

  • Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак. Бу вакыт эчендә халык турында 2020 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар тупланачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*