tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Шиһапов ел студенты булды
Илдар Шиһапов ел студенты булды

Илдар Шиһапов ел студенты булды

“Ел студенты — 2017” милли премиясенең региональ этабы быел илебезнең 72 субъектында үтте. Барлыгы 5000нән артык студент үз көчләрен сынап карадылар. Илнең иң яхшы студентларының исемнәрен Симферополь шәһәрендә атадылар.

Җиңүчеләр арасында милләттәшебез — Илдар Шиһапов бар. Ул “Студентлар арасында ел лидеры” исемен яулады.

Илдар – Самара дәүләт аралашу юллары университетының Ижау филиалында “Тимер юл транспортында автоматика һәм телемеханика” факультетының 4нче курс студенты. Беренче елны ук студент тормышында кайный башлый. Төрле чараларда, бәйрәмнәрдә катнаша. Ә узган ел уку йортында студентлар үзидарәсенең рәисе итеп сайлана.

“Илдар – бик җаваплы җитәкче. Беренче курстан ук үзен һәрьяктан да лидер итеп күрсәтә белде. Ул уку йортында гына түгел, ә республика күләмендә һәм ил дәрәҗәсендә узган чараларда катнаша. Аларны уздырырга, оештырырга ярдәм итә. Әлеге конкурста җиңүе дә дүртъеллык хезмәтенең нәтиҗәсе”, — диде Самара Дәүләт аралашу юллары университетының Ижау филиалында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Левковец.

Илдар – уку алдынгысы. Белем алырга да, иҗтимагый эшләрдә катнашырга да вакыт таба. Узган ел һөнәри белем бирү оешмаларының Бөтенроссия студентлар активы­ның III мәктәбендә “ПРОФИ” командасы кураторы була. Ә быел апрель аенда һөнәри белем бирү оешмаларындагы студентлар үзи­дарәсенең II Бөтенроссия форумында программа директоры ярдәмчесе булу мөмкинлеге туа. Анда туплаган тәҗрибә эзсез югалмый. Илдар җитәкләгән студентлар үзидарәсе республика күләмендә иң яхшылар исемлегенә керә.

“Рәис буларак иң төп вазифам — студентларның хокукларын яклау. Ләкин башка бурычларым да бик күп. Ул төрле дәрәҗәдәге һәм төрле юнәлештәге чаралар уздыру. Иң мөһиме – аларның барысы да кызыклы, студентларны җәлеп итәрдәй булсын”, — диде Илдар үз эше белән таныштырганда.

Нәкъ менә шушы башкарган күпкырлы эшләре аңа “Студентлар лидеры” номинациясендә җиңү яуларга яр­дәм иткән дә инде.

“Башка катнашучылар чараларны күбрәк үз уку йортларында гына уздырганнар. Ә без республика һәм ил күләменә чыгабыз. Үз эшчәнлегебезне күр­сәтергә бөтен мөмкинлекләрне дә кулланабыз. Әлбәттә, моның өчен без башта үз уку йортыбызда күп эшләдек, студентларга иҗади яктан үсәргә мәйданчыклар булдырдык. Моның өчен директор Сергей Коротковка, ректор Дмитрий Железновка зур рәхмәт! Минем җиңүдә аларның да, укытучыларымның да, һәр эштә ярдәмчеләрем булган актив студентларның да өлеше зур. Бу – уртак җиңү”, — ди Илдар.

Ул студентлар белән файдалы әңгәмәләр оештыра. Концерт­лар куйганда режиссура ягыннан җаваплылыкны үз өстенә ала. Илдарның теләге – киләчәктә дә яшьләр сәясәтендә катнашу, рес­публикада һәм ил күләмендә студентлар активы эшчәнлеген җан­ландыру, үстерү.

“Ә ил күләмен­дә “Студентлар лидеры” исемен яу­лау алга таба тагы да күбрәк эш­ләргә этәргеч кенә”, – ди ул.

Эльвира Хуҗина, Ижау

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*